Илшат Фәрдиев: Минтимер Шәймиев һәрвакытта алга карап, ышаныч һәм өмет белән яши
(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). ТР чаңгы узышлары федерациясе президенты, «Челтәр компания»сенең генераль директоры Илшат Фәрдиев Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев турында «ул һәрвакыт алга карап, ышаныч һәм өмет белән яши», — диде. «Минтимер Шәрипович татар халкы һәм татарстанлыларның горурлыгы. Кая барсак та, „сезнең Шәймиевегез бар“, диләр. Безнең өчен ул зур укытучы һәм җитәкче», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. Илшат Фәрдиев үзенең өч кумиры турында сөйләде... Читать дальше...