Синоптик: Атна азагында Россиянең Европа өлеше үзәгендә нуль градуска кадәр җылытачак
(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Киләсе атна ахырында Россиянең Европа өлеше үзәгендә температураның 0 градуска кадәр күтәрелүе көтелә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән хәбәр итә. «Җил көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан исәчәк, бу исә температураның күтәрелүенә китерәчәк. Чәршәмбегә каршы төндә -20 градус тирәсе салкын булса да, көндез инде температура күтәрелә башлый һәм -10 градус тәшкил итәчәк. Көньяк-көнбатыштан җылы һава массалары килүнең алдагы этабы нәтиҗәсендә... Читать дальше...