Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы пандемиянең икенче елы авыррак та булырга мөмкин дип кисәтә
Хәзерге вакытта пандемия Төньяк һәм Көньяк Америкада көчлерәк таралган.
Хәзерге вакытта пандемия Төньяк һәм Көньяк Америкада көчлерәк таралган.
(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә истәлекле бүләкләр тапшырды. Диния нәзарәтендә үткән очрашуда Марат Әхмәтов Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга «Чыгыш ясау сәнгате нигезләре һәм әдәби сөйләм» дип аталган практик кулланма, балалар өчен Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыреннән юллар язылган күкрәк билгесе... Читать дальше...
В Нурлатском районе определены 3 основных места проведения крещенских купаний на открытых водоемах.
(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан епархиясендә Татарстан митрополиясе архиерейлары белән очрашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Татарстан митрополиты Кириллны, шулай ук дин әһелләрен Раштуа бәйрәме белән котлады һәм аларга Епархия алып бара торган эшчәнлек өчен рәхмәт белдерде. «Без барлык диннәргә дә хөрмәт белән, тигез карыйбыз», - диде ТР Президенты үз чыгышында. Үз чиратында, митрополия башлыгы республика... Читать дальше...
(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 92 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. «30 кеше хастаханәгә озатылган, 62 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә. Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 (30 кеше), 60-70 (22 кеше) һәм 70-80 яшь (11 кеше) аралыгында ачыкланган. Читать дальше...
Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.
(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда бер яшьлек улын төнлә салкында калдырган ананы тикшерү изоляторына озаттылар. ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде. Бу хатынның 4 яшьлек кызы һәм бер яшьлек улы салкында калып өшегән. Тикшерүче 22 яшьлек хатынны сак астына алырга сорап мөрәҗәгать итте. Алексеевск район суды чик кую чарасын сайлау турында гаризаны карады. Утырышта катнашкан район прокуроры Павел Абрамов гаризаны хуплады. Яшь... Читать дальше...
(Казан, 14 гыйнвар, "Татар-информ"). Россия Кошларны саклау берлеге кошлар өчен иң яхшы җимлеккә IX интернет-конкурста катнашырга чакыра. Эшләр 20 мартка кадәр http://birds-konkurs.ru сайтында кабул ителә. Бәйгедә теләге булган һәркем катнаша ала. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Түбәндәге номинацияләр буенча берәр эшне ай саен сайлап алалар: «Оптималь вариант» (кошларның ихтыяҗына һәм стандартларга туры килә торган җимлекләр + дизайн); «Могҗиза-ашханә» (иң матур һәм оригиналь җимлек). Читать дальше...
(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Диләрә Галиева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 15 гыйнварда Гайдар форумында катнаша. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шулай дип белдерде. «Бүген Мәскәүдә Гайдар форумы ачыла. Иртәгә Рөстәм Нургали улы форум эшендә катнашырга ниятли. ТР Президенты инклюзив спортны үстерү буенча эксперт дискуссиясендә катнашачак», — дип искәртте Галимова. Форумда Рөстәм Миңнеханов Россия Инновацион төбәкләр... Читать дальше...
Рөстәм Аманов, Илнур Кинисаров, Раил Абкадыйров һәм Марат Шәрәфетдинов хулиганлыкта һәм корал саклауда шикләнелә.
(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан митрополиты Кирилл белән беренче тапкыр тет-а-тет очраша. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта шулай дип белдерде. «Бүген Рөстәм Нургали улының Татарстан митрополиясе архиерее белән очрашуы планлаштырылган. Традицион очрашу Раштуаны бәйрәм итү кысаларында узачак. Алар беренче тапкыр тет-а-тет очраша», — диде Галимова. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе билгеләп үткәнчә... Читать дальше...
Human Rights Watch оешмасы 2020 ел вакыйгаларына багышлаган Дөнья хисабын чыгарды. Аның Русиягә багышланган бүлегендә Азатлык радиосы күтәргән проблемнар белән бәйле булган өлешләр күп.
(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Санкт-Петербургтагы Татар мәдәнияте һәм көнкүреше музеенда татар теле курслары ачарга җыеналар. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Ленинград өлкәсенең «Файда» татар җәмгыяте» Төбәк иҗтимагый татар мәдәнияте оешмасы рәисе Айрат Маннанов белән очрашты. Ренат Вәлиуллин һәм Айрат Маннанов Санкт-Петербургтагы... Читать дальше...
(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Салкын һава торышы яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе таралу тизлегенә сизелерлек йогынты ясый алмый. Вирусолог, биология фәннәре докторы Алексей Аграновский шулай дип белдерде. Бу хакта «Звезда» телеканалы хәбәр итә. Галим сүзләренчә, кешеләр коронавирусны ачык һавада түгел, ә ябык пространствода йоктыра. «Инфекция, нигездә, метрода йога, чөнки анда температура үзгәрми. Шуның аркасында түбән температура вирус таралуның тизлегенә сизелерлек йогынты ясый алмый», — дип аңлатты вирусолог. Читать дальше...
Филиал ФБУЗ «Центр гигиены и эпидемиологии в Республике Татарстан» в Нурлатском районе напоминает о переходе ответственности за приборы учета электроэнергии от потребителей к энергетическим компаниям.
(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда бакча йортында янгын чыгу нәтиҗәсендә өлкән яшьтәге хуҗаның гомере өзелгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Кичә 20.18 сәгатьтә 101 янгын сагы номерына Биектау районының Ивановка авылында — «Казанка» бакчачылык җәмгыятендә зур булмаган бакча йортында янгын чыгуы хакында хәбәр килгән. Чакыру буенча килгән ут белән көрәшүчеләр кичке унынчы яртыда янгынны сүндергән. Читать дальше...
Авыл халкы файдалана торган урман-җирләр бер-берсе белән бәйләнгән бер төркем кеше карамагына күчкән дип белдерә авторлар.
(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2021 елга министрлык каршындагы журналистларны даими аккредитацияләүне игълан итә. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте. Аккредитацияләнгән журналистлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы уздыра торган чаралар турындагы мәгълүматны оператив рәвештә тарату өчен махсус WhatsApp төркеменә кертеләчәк. Милек рәвешләренә һәм гамәлгә куючылар составына бәйсез рәвештә... Читать дальше...
В Нурлате праздник состоялся, несмотря на погодные условия.
(Чистай, 14 гыйнвар, «Татар-информ», «Чистай-информ» , Гөлгенә Сафиуллина). Чистай районының Бахта авылында күптән көтелгән яңа мәдәният учагы ачылды. Яңа клуб керәшеннәрнең мәдәни традицияләрен сакларга ярдәм итәчәк. Иске клубның бер өлеше 1901 елда ук төзелгән булган. Бу турыда район мәгълүмат үзәге хәбәр итә. Тантанада авыл халкы гына түгел, абруйлы кунаклар — муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов, Мөслим авыл җирлеге башлыгы Ландыш Хәбибуллина, Чистай районында керәшеннәр оешмасы җитәкчесе Алексей Ефимов та бар иде. Читать дальше...
(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Мәдәният министрлыгы 2020 ел йомгакларына багышланган коллегия утырышын быел Чаллы татар дәүләт театры бинасында уздыра. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә. Коллегия утырышы 19 гыйнварда 11.00 сәгатькә планлаштырылган. Чаллы татар дәүләт драма театрының яңа бинасы сентябрь аенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ачылган иде. Министрлык еллык коллегия утырышын Казанда уздыра иде. Былтыр ул беренче мәртәбә Каззаннан читтә — Иннополиста узды.
(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда «Кадрлар резервы» проектының яңа сезонында 16-30 яшьләрдәге кешеләр катнаша ала. Катнашу өчен гаризаны 17 гыйнварга кадәр бирергә кирәк. Быел программаның фокусы яшьләр һәм яшьләр белән эшләү өчен яшьләр арасыннан лидерлар әзерләүгә юнәлтеләчәк. Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы хәбәр иткәнчә, читтән торып һәм көндезге модульләрдән торган өч этап кысаларында катнашучыларга лидерлык потенциалын үстерергә, яшьләр сәясәте һәм гражданлык җәмгыяте үзенчәлекләрен тирәнтен аңларга... Читать дальше...
(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», «Татарстан» , Алсу Троицкая). Табигать торышын теркәп баручы елъязмалар бүгенге көндә 140 еллык мәгълүматны үз эченә ала. Татарстан территориясендәге иң көчле салкыннар да әлеге елъязмага кереп калды. Республиканың күпчелек районнарында 1979 елга аяк басканда термометр баганасы 48 градус салкынны күрсәтә! 1978 елның 30 декабреннан 31 декабрена каршы төндә шулкадәр салкын була ки, Татарстандагы бакчаларда барлык агачлар да өшеп бетә, имәннәрнең күбесенә салкын суга – алар буйга ярыла. Читать дальше...
(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Быел ел башыннан авыл хуҗалыгында хезмәтне саклау буенча яңа кагыйдәләр үз көченә керде. Алар 2016 елдан бирле гамәлдә булган кагыйдәләрне алыштырдылар. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Кагыйдәләр үсемлекчелек продукциясен үстерү, җыю һәм аннан соңгы эшкәртү, авыл хуҗалыгы хайваннарын һәм кошларын карау һәм тоту, сугару эшләре һәм җитештерүдә юынты суларын чистарту һәм авыл хуҗалыгы продукциясен беренчел... Читать дальше...
(Кукмара, 14 гыйнвар, «Татар-информ», «Хезмәт даны» ). Кукмарага эш визиты белән Россия Федераль архив агентлыгы җитәкчесе урынбасары Андрей Юрасов килде. Ул Кукмара муниципаль архивындагы эшләрнең торышы белән танышты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Район архивы җитәкчесе Гөлнара Касыймова архивның оешу тарихына тукталып, аның 1930 елда эшли башлавы турында сөйләде, бүгенге көндә анда 42 061 документ саклануын билгеләп үтте. «Ел саен архивка бик күп мөрәҗәгать килә. Аларның саны соңгы биш елда 1,5 меңне тәшкил итә. Читать дальше...
Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
123ru.net — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.