Самара татарлары журналының чираттагы саны табибларга багышлана
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). «Самар татарлары» журналының 2020 елдагы соңгы санының тышлыгында Исаклы район хастаханәсенең баш табибы Равил Хәмитов фотосы куелган. Ул Самарада татар җәмәгатьчелеге эшләрендә актив катнаша. Бу турыда «Самар татарлары» сайты хәбәр итте. Журналда узган елдагы зур югалтуларны да искә алалар. Басмада мәрхүм мөфти Вәгыйзь Яруллин, өлкәнең алдынгы балалар хирургы Габделхак Хәсәнҗанов истәлегенә очерклар урнаштырылган. Шулай ук бөек Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССРның 100 еллыгына... Читать дальше...