Быелгы «Манзара»да премияне оештыручы Айдар Шәймәрданов та көрәшәчәк
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). 16 гыйнвар көнне цирк бинасында узачак «Манзара» спорт-музыкаль премиясендә чараны оештыручы Айдар Шәймәрданов үзе дә көрәшәчәк. Аның көндәше — Арчадан Илшат Идиатов. Бу хакта Айдар Шәймәрданов «Манзара» премиясенә багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итте. «Манзара» спорт-музыкаль премиясен оештыручы Айдар Шәймәрданов келәмдә Арчаның көрәш буенча тренеры, Россия чемпионы Илшат Идиатов белән көрәшәчәк. Бу алышның приз фонды илле мең сум. Читать дальше...