Казан халкын 2021 елгы яңа ел программасы ябылышына чакыралар
(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Казан паркларында һәм скверларында 2021 елгы яңа ел программасының соңгы көне уза. Шәһәр халкын һәм кунакларны төрле спорт һәм күңел ачу чараларына чакыралар. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Көн уртасында Дәрвишләр бистәсендәге Тынычлык урамындагы паркта «Күңелле стартлар» башлана. Шулай ук 12.00 сәгатьтә Дәрвишләр паркында чаңгыда шуу буенча мастер-класс узачак. Бәйрәм программасының соңгы чарасы 18.00 сәгатьтә була.... Читать дальше...