Мөкаддәс Бибарсов җомга намазын урамда укырга мәҗбүр булган кешеләрдән гафу үтенде
(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). 8 гыйнварда Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Мөкаддәс Бибарсов Саратов ислам үзәгенең гыйбадәт залларына сыймаган һәм шуның аркасында җомга намазын урамда укырга мәҗбүр булган дин тотучыларның видеосын инстаграмдагы сәхифәсенә урнаштырды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының рәсми сайты хәбәр итә. «Сүзсез. Саратов җәмигъ мәчете. 2021 елның 8 гыйнвары. Мин атна саен җомга намазын шул рәвешле укырга мәҗбүр булган дин кардәшләрем алдында гафу үтенәм. Читать дальше...