Чирмешән районы Ивашкино авыл җирлеге Советының үз бинасы булды
(Чирмешән, 7 гыйнвар, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән », Кадрия Гамирова). Үтеп баручы елның соңгы көннәрендә Ивашкино авылында авыл җирлеге Советының яңа бинасы ачылды. Бу хакта район газетасы яза. Җыйнак һәм шул ук вакытта барлык уңайлыклары да булган бинаны ачуда ТР Муниципаль берәмлекләр Ассоциациясе Советы рәисе Эгзам Гобәйдуллин да катнашты. «Хәзер авыл җирлекләре башлыкларының роле зур, халык барлык сораулар буенча аларга мөрәҗәгать итә. Шуның өчен бу бина матур һәм уңайлы булырга тиеш», — диде Эгзам Гобәйдуллин. Читать дальше...