Казанда Җиңү проспектында күмәк юл һәлакәтендә яшь бала зыян күргән
(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда Җиңү проспектында күмәк юл һәлакәтендә яшь бала зыян күргән. Бу турыда Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр. Кичә кич Җиңү проспектында машина йөртү таныклыгы булмаган 23 яшьлек егет күмәк юл-транспорт һәлакәте ясаган. Ул сулга борылырга уйлаган, әмма моның өчен иң кырыйдагы полосага күчмәгән. Нәтиҗәдә борылганда аннан уң якта хәрәкәт итүче «Шевроле» автомобиленә бәрелгән. Бәрелешкәннән соң «Шевроле»не йорт ишегалдыннан чыгып килгән тагын бер машинага бәрелгән. Читать дальше...