123ru.net
World News in Tatar
Ноябрь
2020

Новости за 27.11.2020

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясенең 83 яңа очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Соңгы тәүлектә Татарстанда Covid-19 йоктыруның 83 яңа очрагы теркәлгән. Бу турыда «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте. «Узган тәүлектә республикада коронавирусның 83 яңа очрагы теркәлгән. Шулай итеп, барлыгы 10 083 очрак булды», — дип хәбәр итте ул. Татарстан сәламәтлек саклау... Читать дальше...

Шагыйрь, прозаик Хәнәфи Бәдигый вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ» Зилә Мөбәрәкшина). Бүген шагыйрь, прозаик, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, гомерен Муса Җәлил иҗатын өйрәнүгә багышлаган галим Хәнәфи Бәдигый вафат булган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстанның Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт хәбәр итте. «Хәнәфи абый көндез 79 яшендә озакка сузылган авырудан соң җан биргән. Аны туганы Альмира ханым карады, соңгы сәгатенә кадәр янында булды.«Соңгы сулышына кадәр телендә һәм аңында иде», — диде ул. Читать дальше...



Владимир Путинның еллык матбугат конференциясе 17 декабрьдә булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путинның еллык матбугат конференциясе 17 декабрьдә булачак. Быел ул видеоконференция форматында узачак. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә. «29 ноябрьдә 12:00 сәгатьтә Россия Президентының матбугат хезмәте һәм мәгълүмат идарәсе Россия Президенты Владимир Путинның еллык матбугат конференциясенә журналистларны аккредитацияли башлаячак. Матбугат конференциясе 2020 елның 17 декабрендә узачак», — диелә хәбәрдә. Читать дальше...

Казанда Шиһабетдин Мәрҗани турында фильм күрсәтеләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген «Әл-Мәрҗани» мәчетендә «Кинопятница» проекты башлана. Аның кысаларында «Шиһаб хәзрәт» фильмы күрсәтеләчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә. Салават Юзеевның «Шиһаб хәзрәт» фильмы күренекле дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган. Фильм күрсәтүне Мәскәү татарлары автономиясе һәм «Әл-Мәрҗани» мәчете оештыра. Фильм Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы 17 йортта, 19:30 сәгатьтә башланачак. Керү ирекле. Урыннар саны чикләнгән. Мәчеткә килгәч... Читать дальше...

Машина йөртү таныклыгы алу өчен имтиханның теория өлешен видеога төшерә башлаячаклар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Машина йөртү таныклыгына имтихан бирүнең теория өлешен видеога төшереп барачаклар. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының яңа административ регламентны раслау турындагы карарына сылтама белән РИА Новости яза. «Теория имтиханын тапшыру буенча административ процедура түбәндәге административ гамәлләрне үз эченә ала: имтихан тапшыру сыйныфына куелган аудио-видеокүзәтү җиһазларының эшләвен тикшерү», — диелә документта. Хәзер имтихан алучының эш урыны «машина йөртү таныклыгы... Читать дальше...

Казанда чит ил машинасы укучы кызны бәрдерә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда чит ил машинасы йөртүчесе укучы кызны бәрдерә. Бу хакта шәһәр Дәүләт автомобиль инспекциясендә хәбәр иттеләр. Авария кичә иртәнге сигезләр тирәсендә Шамил Усманов урамындагы 25б йорты янында булган. «Опель» машинасының 26 яшьлек йөртүчесе куркынычсыз тизлек сайлый алмый һәм тиешсез урында юл аша чыккан 12 яшьлек кызны бәрдерә. Авария нәтиҗәсендә кызның аяклары имгәнгән.



Ковидка кагылышлы сорауларга җавап бирүче робот татарча «сөйләшә» башларга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Кайнар линиядә коронавируска кагылышлы сорауларга җавап бирүче Лилия исемле тавыш ярдәмчесе киләчәктә татар телендә консультацияләр бирә башларга мөмкин. Бу турыда Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цирфлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев хәбәр итте. «Әлегә Лилия шалтыратучыларга рус телендә консультацияләр бирә. Рус телендәге җавапларның сыйфатын яхшырткач, татар телендә хезмәт күрсәтүгә күчәчәкбез», — диде ул. Читать дальше...

Ковид аркасында мәктәпләрдә кертелгән чикләүләрне 2022 елга кадәр озайтырга телиләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) коронавирус инфекциясе шартларында мәктәпләр һәм балалар бакчалары эшчәнлеге буенча санитар кагыйдәләрне 2022 елга кадәр озайтырга планлаштыра. Бу хакта Роспотребнадзор башлыгы, Россиянең баш санитар табибы Анна Попова карары проектына сылтама белән РИА Новости яза. «Россия Федерациясенең баш дәүләт санитар табибының 2020 елның 30 июнь карарының 3 пунктындагы... Читать дальше...

Татарстан Covid йоктыручылар саны түбән булган төбәкләр арасында кала

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан элеккегечә үк Covid-19 коронавирусы белән авыручылар саны үсеше иң түбән булган Россия төбәкләре арасында кала бирә. Бу хакта стопкоронавирус.рф сайты хәбәр итә. «Бер тәүлектә үсеш иң аз булган төбәкләр: Ямал-Ненец округы, Калмыкия республикасы, Магадан өлкәсе, Тыва Республикасы, Пенза өлкәсе, Брянск өлкәсе, Төньяк Осетия — Алания Республикасы, Мордовия Республикасы, Оренбург өлкәсе, Ростов өлкәсе, Краснодар крае, Татарстан Республикасы — 0,8 процент»... Читать дальше...

Биолог коронавируска каршы вакциналарның төп җитешсезлеген атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавируска каршы вакцинаны ике этапта ясау аның җитешсезлеге булып тора. Ә беренче һәм икенче этаплар арасында кеше вакцина ясаудан баш тартырга да мөмкин. Бу хакта Джордж Мейсон Университетының Системалы биология профессоры Анча Барановага сылтама белән РИА Новости яза. Әгәр кеше икенче тапкыр прививка ясатмый икән, ул аларның бөтен нәтиҗәсен юкка чыгара, диде биолог. Аның сүзләренчә, кешеләр кабаттан вакцина ясатырга кирәклеген онытырга мөмкин. «Бу вакциналарның җитешсезлеге», — диде Баранова. Читать дальше...

Уфада яшь галим Гөлнар Юлдыбаева вафат булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Уфада яшь галим, эпос белгече Гөлнар Юлдыбаева 43 яшендә вафат булган. Хезмәттәшләре әйтүенчә, ул коронавирус нәтиҗәсендә барлыкка килгән йөрәк өзлегүе аркасында үлгән булырга мөмкин. Бу хакта « Башинформ » хәбәр итә. Гөлнара Юлдыбаева Россия Фәннәр академиясе Уфа федераль тикшеренү үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институтының фольклористика бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре була. «Фольклористика» белгечлеге буенча филология фәннәр кандидаты (2006). Башкорт фольклоры проблемаларына багышланган язмалар... Читать дальше...

Татарлар бер утыруда ничә сумлык ризык ашый? - «Ватаным Татарстан» газетасы

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» ). Татарстанда 4 кешелек бер гаиләгә милли ризыклардан торган табын әзерләү 1133 сумга төшкән. Милли банк икътисадчылары токмачлы аш, өчпочмак һәм гөбәдия әзерләүнең күпмегә төшүен исәпләп чыгарган. Быел октябрь аенда токмачлы аш пешерү (1 кило тавык, 400 грамм бәрәңге исәбеннән, кул токмачы өстәп) уртача 152 сумга төшкән. Бу — узган елдагыга караганда 1,1 процентка кыйммәтрәк. Быел республикада бәрәңге уңышы яхшы чыкты. Шуның белән бергә, аның үзкыйммәте дә арткан (чит илдән яңа техника... Читать дальше...

Эльмира Зарипова: Чит илләрдә өч мең ватандаш Татарстанга күченергә рөхсәт алган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Чит илләрдә яшәгән өч мең ватандашка Татарстанга күченергә рөхсәт булган. Бу хакта ТР Дәүләт Советы утырышында хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде. Ул 2018 елдан «Чит илләрдә яшәүче ватандашларның Татарстан Республикасына үз теләге белән күченүенә теләктәшлек итү» дәүләт программасы гамәлдә булганын әйтте. 2018 елдан 2022 елга кадәр программаны гамәлгә ашыру өчен 9,7 млн сум акча каралган.... Читать дальше...


Музыкальные новости
Shaman

Shaman направит деньги от концерта в Ессентуках пострадавшим в "Крокусе"





Персональные новости
США

США включили ряд российских блокчейн-платформ в список SDN





«Бердәм Россия» волонтерлары шикәр диабеты белән авыручыларга дарулар китерә башлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). «Бердәм Россия» волонтерлык үзәге активистлары Татарстанда шикәр диабеты белән интегүче пациентларга дарулар китерә башлады. Препаратларны табиб-эндокринологлар рецептлары буенча сатып алалар. Бу хакта «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин хәбәр итте. «Кешеләрне җәмәгать урыннарында йөрүдән саклау өчен, табиб рецепты буенча каралган даруларны безнең волонтерлар турыдан-туры өйгә алып килә. Читать дальше...

Төнлә Татарстанда «ГАЗель» йөртүчесе трасса буенча барган ирне бәрдергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Төнлә Татарстанда «ГАЗель» трасса буенча барган ирне бәрдергән. Ир шунда ук вафат булган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Авария бүген Мәскәү-Уфа автомобиль юлының 1154нче чакрымында төнге икеләр тирәсендә булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, «ГАЗель» йөк машинасының 28 яшьлек шоферы куркынычсыз тизлек сайламаган, караңгыда җәяүлене күрмәгән, дип фаразлана. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: җәяүленең... Читать дальше...

Коронавирусның йөрәккә һәм кан тамырларына тәэсире билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясе йоктырганнан соң йөрәк һәм кан тамырлары белән булган проблемалар турында билгеле булды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Калифорния Университеты кардиологы һәм медицина докторы Ниша Парих сүзләренчә, йөрәк белән бәйле проблемалар өлкәннәрдә генә түгел, яшь пациентларда да туа. Башлангыч стадиядә вирус кан кудыруның нәтиҗәлелеген начарайтырга, шулай ук йөрәк мускулларының ялкынсынуына китерергә мөмкин. Моннан тыш, хастаханәләргә эләккән кешеләрдә... Читать дальше...

Мәктәпләрдә кайнар аш белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча кайнар элемтә ачылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан мәктәпләрендә укучыларны тукландыруны оештыру мәсьәләләре буенча кайнар линия ачылачак. Республика халкы сорауларны 13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр бирә ала. Бу хакта Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил матбугат хезмәте хәбәр итә. «Кайнар линия»не оештыруның максаты - мәктәпләрдә балаларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру өлкәсендәге проблемалы мәсьәләләргә оператив җавап бирүне арттыру, — дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә. Читать дальше...

Татарстан юлларында атна ахырына кадәр бозлавык саклана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Шимбә һәм якшәмбе Татарстанда кар явуы көтелә. Республиканың аерым районнарында бозлавык булырга мөмкин. Бу хакта ТР буенча Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Мондый һава торышының сәбәбе - көнбатыш циклонының һәм аның атмосфера фронтларының йогынтысы. Шулай ук алар аркасында 28 ноябрьдә республика территориясендә буран көтелә. Бу көннәрдә температура төнлә -2...-8 градус салкын булачак, 28 ноябрьдә урыны белән 13 градуска кадәр салкын булырга мөмкин. Читать дальше...

Әлки районында яңа хоккей сезонына әзерләнәләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», « Әлки хәбәрләре »). Әлки районында яңа хоккей сезонына әзерләнәләр. Бу хакта район газетасы яза. Район башкарма комитетының яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге начальнигы Ильмир Шәфиев сүзләренә караганда, районда хоккей уйнау өчен җиһазландырылган алты спорт мәйданчыгы бар, аларның өчесе Базарлы Матакта һәм берәр Иске Матак, Түбән Әлки һәм Чуаш Кичүе авылларында. Калган торак пунктларда авыл кешеләре буа, күл, елгаларда үзләре шугалаклар коралар яки тигез өслекле җирне боз белән каплыйлар.

Спорт в России и мире
Москва

Мечевой бой состоялся в павильоне «Спорт для каждого»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Рыбакина о том, что не играла в Индиан-Уэллс из-за болезни: «К сожалению, восстановление заняло много времени»


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

В Москве прошла эковыставка Hydrate The World





Путин в России и мире
Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о подготовке кадров в области архитектуры и реставрации


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

«Зеленский кричит»: польский генерал рассказал, что творится в Киеве


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Виктор Пинчук

Творческая встреча с искателем приключений состоится в Симферополе



Москва

В России определились с пилотными зонами 5G — связь нового поколения протестируют сразу в нескольких регионах

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net