Татарстанда өч меңнән артык ятим бала торакка дәгъва итә ала
(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда өч меңнән артык ятим баланың торак алырга хокукы бар. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышында Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина хәбәр итте. Ул ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган һәм ятим балаларның торак фондыннан найм килешүе буенча фатирга хокуклы булуын искәртте. «Хәзер бездә 14 яшьтән олырак шундый 3101 бала бар, шул яшьтән гаризалар кабул ителә башлый», — диде. Алсу Әсәдуллина әйтүенчә... Читать дальше...