Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Ноябрь
2020

Новости за 17.11.2020

КФУның фәнни түгәрәкләре арасында татар теле түгәрәге иң яхшысы дип табылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУда «Иң яхшы студентлар фәнни түгәрәге — 2020» конкурсына йомгак ясалды. Бәйгедә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты ның «Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» студентлар фәнни түгәрәге «Телне һәм мәдәниятне саклау өлкәсендә иң яхшы түгәрәк» номинациясендә җиңү яулаган. Бу хакта «Татар-информ»га түгәрәкнең җитәкчесе, КФУ доценты Гөлфия Һадиева сөйләде. «Бәйгедә барлыгы егермедән артык фәнни түгәрәк катнашты. КФУның төрле институтлары көч сынашты... Читать дальше...



Марат Кәбиров: 2FAN проектын яратучылар булыр, чөнки бүгенге көндә шигырьгә сусау бар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татар язучысы Марат Кәбиров «Ялкын» журналы редакциясе башлап җибәргән, шигъри клиплардан торган 2FAN проекты халык күңелен яулап алыр дип фаразлады. Аның фикеренчә, халык бүген шигърияткә сусаган. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде. «Бу күренешкә мин бик уңай карыйм. Берничә ел элек үземдә дә шундый теләк бар иде. Әмма ул теләк килеш кенә калды, проектны чынга ашырырга өлгерә алмадым. Ә „Ялкын“ журналы бик матур, бик сыйфатлы итеп эшләгән. Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 123 кешегә җитте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда тагын ике кеше яңа коронавирус инфекциясе корбаны булды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Бүген Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы теркәлде», - дип искәрттеләр министрлыкта. 1954 елгы ир-атны йогышлы авырулар госпиталенә «яңа коронавирус инфекциясе» диагнозы белән китергәннәр. Йөрәк-кан тамырлары авырулары кискенәю фонында аның хәле тагын да начарланган. Вируслы пневмония... Читать дальше...

Куба Хөкүмәте Ленинның Казандагы һәйкәлен реставрацияләүдә ярдәм күрсәтергә мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Гавана Хөкүмәте Куба Коммунистлар партиясен Казанның Ирек мәйданында урнаштырылган Владимир Ленин һәйкәленә реставрация ясауда ярдәм күрсәтергә чакырды. Бу хакта cubano.comunista.co басмасы хәбәр итә. Әлеге мөрәҗәгатькә Татарстан башкаласында яшәүче һәм һәйкәлгә бәйле вазгыятьне күзәтеп торучы кубалыларның хаты сәбәпче булган. Басма Гавана Тарих комитеты башлыгы чыгышыннан бер өзек китерә. Эсебио Леаль Эспенклер билгеләп үткәнчә, Гаванага нигез салынуга 500 ел... Читать дальше...

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 61 яңа очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 61 яңа очрагы ачыкланган. Бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «9 кеше хастаханәгә озатылган, 52 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә. Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 (28 кеше) һәм 60-70 яшь (15 кеше) аралыгында ачыкланган. Читать дальше...

Ир белән хатын, фатирларын сату өчен, улларының бер миллион сум бурычын түләгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда яшәүче өлкән яшьтәге ир белән хатын, фатирларын сату өчен, улларының алимент буенча бер миллион сум күләмендәге бурычын түләгән. Шул хактагы мәгълүмат Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе рәсми сайтында дөнья күргән. Чаллыда яшәүче 34 яшьлек ир-ат ике никахтан туган өч баласына алимент түләргә тиеш булган. Әмма ир-ат сабыйларга ярдәм күрсәтмәгән, эшкә урнашмаган һәм өенә кайтмаган. Нәтиҗәдә, приставлар аның күчемсез милкенә арест салган... Читать дальше...



Татарстанлыларга 7,9 млрд сум милек салымының 3,7 млрд сумын түлисе калган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан халкы 2019 ел өчен исәпләнгән 7,9 млрд сум милек салымының 4,2 млрд сумын түләгән. 1 декабрьгә кадәр салымнарның 3,7 млрд сумы түләнәсе калган. Бу хакта Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин хәбәр итте. «2019 ел өчен физик затлар бюджетка 4 млрд 200 млн сум милек салымы кертте. Намуслы салым түләүчеләргә зур рәхмәтемне әйтәм», — диде Марат Сафиуллин. Читать дальше...

Кошлар өчен ясалган җимлекләр бәйгесенә эшләр кабул ителә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Кошларны саклау берлеге кошлар өчен ясалган иң яхшы җимлеккә IX интернет-конкурста катнашырга чакыра. Эшләр 2021 елның 20 мартына кадәр конкурсның рәсми сайтында кабул ителә. Бәйгедә теләге булган һәркем катнаша ала. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итте. Жюри ай саен түбәндәге номинацияләр буенча берәр эш сайлап алачак: «Оптималь вариант» (кошларның ихтыяҗлары өчен һәм стандартларга туры килә җимлекләр + дизайн); «Могҗиза-ашханә» (иң матур һәм оригиналь җимлек). Читать дальше...

Казанның Мәскәү базарыннан кешеләрне эвакуациялиләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанның Мәскәү базарында шартлаткыч куелу турында хәбәр аркасында, кешеләрне эвакуациялиләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына чыганак хәбәр итте. Агентлыкка билгеле булганча, ашыгыч хезмәтләргә бер хатын-кыз шалтыраткан. Ул хәбәр иткәнчә, аның янына, имештер, бер ир-ат килгән һәм базарда шартлаткыч куелуы турында әйткән. Шалтыратканнан соң хатын-кызның телефоны җавап бирүдән туктаган. Хәзер урында ашыгыч хезмәт вәкилләре эшли. Йөзгә якын... Читать дальше...

Балалар пособиесе өчен Татарстанга өстәмә рәвештә 1,3 миллиард сум акча биреләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Россия төбәкләренә өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләр өчен өстәмә рәвештә 62 миллиард сумга якын акча юнәлдереләчәк, шуның 1,3 миллиард сумын Татарстан алачак. Шул хактагы боерыкны РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган. «Өстәмә финанслау ихтыяҗы әти-әниләре пособие алу хокукына ия балалар саны арту белән бәйле. Россиядә аларның саны 4,2 миллионнан артып китә», - дип искәрттеләр Министрлар Кабинетының матбугат хезмәтендә. Өч яшьтән җиде... Читать дальше...

Ростов Диния нәзарәте рәисе, мөфти Җәгьфәр хәзрәт Бикмаев вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). 16 ноябрь көнне Ростов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Җәгьфәр хәзрәт Бикмаев 63 яшендә вафат булды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итте. «Бөтендөнья татар конгрессы Җәгъфәр Зөфәр улы Бикмаев вафат булу сәбәпле, мәрхүмнең гаиләсе, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели. Бу илебез мөселманнары өчен зур югалту. Урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын. Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!»... Читать дальше...

Түбән Новгородның «Туган як» татар мәдәни үзәге активисты Роза Хәйретдинова вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Түбән Новгородның «Туган як» татар мәдәни үзәге идарәсенең мактаулы әгъзасы һәм активисты, Түбән Новгород өлкәсе татарлары Төбәк милли-мәдәни автономиясе хисапчысы, «Мирас» милли ансамблен оештыру инициаторларының берсе булган Роза Хәйретдинова вафат булды. Бу хакта Түбән Новгород өлкәсе милли-мәдәни берләшмәләре сайты хәбәр итә. «Роза Усмановна бик позитив кеше, әйләнә-тирәдәгеләргә карата бик тә игътибарлы һәм һәрвакытта да ярдәмгә килергә әзер торган шәхес иде. Читать дальше...


Музыкальные новости
Тимати

Блогер Алена Водонаева заявила, что Тимати нужно похудеть





Персональные новости
МТС

МТС Travel рассказал, куда туристы из Чувашии поедут на майские праздники





Илсур Һадиуллин эшләнмәгән эшне дәреслекләрнең кыенлыгына сылтамаска өнди

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Дәреслекләр авыр дип кенә, эшләмәгән эшне шуңа сылтау дөрес түгел. Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Татар-информ» га биргән интервьюда шулай дип белдерде. «Гел дәреслекләр, технология авыр, методика начар дип кенә эшләмәгән эшебезне шуларга сылтап утыру дөрес түгел ул. Укытучының теләге булса, яхшы эшли икән, дәреслек ул аңа өстәмә бер ярдәмлек кенә», — диде Илсур Һадиуллин. Ул татар теле һәм әдәбияты буенча 89 дәреслек федераль реестрга кертелгәнен... Читать дальше...

Татарстанда атна ахырында бераз җылытачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда бу атна ахырында гына көннәр бераз җылыначак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Антициклон йогынтысында сишәмбе, 17 ноябрьдә һәм чәршәмбе, 18 ноябрьдә республика территориясендә салкын һәм коры һава торышы сакланачак. Һава температурасы төнлә -10, -17, аязган вакытта -18, -23, көндез -5, -10 градус тәшкил итәчәк. Явым-төшем ихтималы аз, дип искәртә метеорологлар. Пәнҗешәмбе, 19 ноябрьдә... Читать дальше...

На пожарах погибли 4 нурлатца

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

По состоянию на 16.11.2020 года в Нурлатском муниципальном районе зарегистрировано 64 пожара, что на 9,4% больше, чем в 2019 году (58 пожаров).

Якын көннәрдә Татарстанда коронавируска каршы препаратларны бушлай бирә башлыйлар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Тиздән Татарстан даруханәләрендә яңа коронавирус инфекциясенннән билгеләнгән препаратларны өйдә дәваланучы пациентларга бушлай бирә башлаячаклар. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. «Без бу юнәлештә актив эшлибез һәм якын көннәрдә әлеге даруларны бирә башлаячакбыз дип уйлыйм. Халыкның бушлай нигездә тиешле терапия алуын үзебез дә бик көтәбез», - дип искәртте спикер. Читать дальше...

«Ана капиталы» программасы акчасын куллану өчен ихтыяҗ булмаган юнәлешләр билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда «Ана капиталы» акчасын куллануның кайбер юнәлешләренә ихтыяҗ булмаган. Бу хакта Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында РФ Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Елена Полякова сөйләде. Елена Полякова закон буенча ана капиталыннан куллануның биш юнәлеше булганын, иң популяры торак шартларын яхшырту булганын искәртте. «Программа үз көченә кергәннән бирле, ана капиталы акчасы белән 235 мең 443 гаилә торак шартларын яхшырткан... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Олимпиада по финансовой грамотности МГУ проходит при поддержке СберСтрахования жизни


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Анастасия Потапова

Потапова всухую обыграла Шнайдер в 1-м круге турнира в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Московскую компанию заподозрили в хищении 103 млн рублей при реализации нацпроекта в Орле





Путин в России и мире
Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о формировании взаимовыгодного международного сотрудничества


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко убежден, что белорусы «никогда еще так хорошо не жили»




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Во Франции назвали бредом слова Зеленского про угрозу Путина Европе


Навальный в России и мире
Москва

Запрещено в служении проводившему панихиду по Навальному священнику



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Тимати

«Это не предел»: полуголый Тимати показал свою физическую форму



Москва

Жительница Дегтярска врала, что ее близкий участвует в СВО. Ей пожертвовали 300 тысяч рублей

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net