Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Сахалин эшенең «юл картасын» имзаларга тәкъдим итте
(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Сахалин өлкәсе губернаторы Валерий Лимаренко белән очрашты. Очрашуда төбәкләрнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Рөстәм Миңнеханов чаралар планын төзергә һәм якын арада 2023 елга кадәр уртак эшчәнлекнең «юл картасын» имзаларга тәкъдим итте. Ул бүген Татарстан белән Сахалин өлкәсе арасында төбәкара товар әйләнеше 800 млн сум тирәсе тәшкил итүен искәртте. Читать дальше...