Татарстанда метродан файдалану кагыйдәләре барлыкка килде
(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда метрополитеннан файдалану кагыйдәләре кабул ителде. Хәзер анда пычрак, начар ис аңкыган киемдә, шулай ук өс һәм аяк киемсез йөрергә ярамый. Бу хактагы карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Метро станцияләре документ буенча иртәнге 6дан төн уртасына кадәр эшли. Пассажирлар күпме йөрүгә карап, расписаниегә төзәтмәләр кертелергә дә мөмкин. Кагыйдәләрдә шулай ук метро пассажирының әдәпле булырга, җиһазларга сакчыл карарга һәм чисталыкны сакларга тиешлеге әйтелә. Читать дальше...