Ркаил Зәйдулла әдәби конкурслар язучының матди хәлен яхшыртуы турында әйтте
(Казан, 1 ноябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Әдәби конкурсларның төп максатын халык язучысы Ркаил Зәйдулла әдәби дөньяны рухландырып алуда күрә. Бу хакта ул Татарстан Президенты хозурындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе инициативасы белән игълан ителгән әдәби конкурска багышлап “Татар-информ”да үткәрелгән матбугат конференциясендә әйтте. “Әдәби конкурслардан шедеврлар көтсәк тә, без моның чынга ашмавын беләбез. Конкурслар белән генә әдәбиятның кимәлен күтәреп буладыр дип уйламыйм. Читать дальше...