Татарстанда коронавирус инфекциясенең 55 яңа очрагы ачыкланды
(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын 55 кешенең яңа коронавирус инфекциясе белән авырганлыгы ачыкланган, аларның икесе авыруны республикадан читтә йоктырган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Биш кеше хастаханәгә салынган, иллесе өйдә дәвалана», — диелә хәбәрдә. Татарстан халкы арасында авыручыларның күбесе 30дан 50 яшькә кадәргеләр — алар 25 кеше. 32 очрак Казанга, дүртесе Чаллыга туры килә. Районнар арасында иң күп очрак Нурлатта — җиде... Читать дальше...