Чаллыда, Түбән Камада һәм Әлмәттә шәһәр транспортында йөрү бәяләре артты
(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Чаллыда, Түбән Камада һәм Әлмәттә җәмәгать транспортында юл бәяләре артты. Бу карарны Тарифлар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты чыгарган. «Әлеге карарның 1 пунктында билгеләнгән иң югары тарифлар карар үз көченә кергәч гамәлдә була. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән соң 10 көн узгач үз көченә керә», — диелә документта. Әлмәттә автобуста яки троллейбуста бер билет 25 сум булачак, ә 100 мәртәбә яки аннан күбрәк йөрү өчен озак вакыт кулланыла торган билет белән түләгәндә ... Читать дальше...