Тәбрис Яруллин милли китапханәдә «китап коллекторлары» эшләячәген әйтте
(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Яңартылган милли китапханәдә үзең белән китап алып китү мөмкинлеге булачак, әмма китапны вакытында тапшырмаган очракта аны махсус чаралар ярдәмендә кайтару каралган. Милли китапханә җитәкчесе урынбасары Тәбрис Яруллин аларны образлы рәвештә «китап коллекторлары» дип атады. Бу турыда ул «Ялкын» журналы өчен экскурсия үткәргәндә сөйләде. Китап алырга теләгән кешегә китапханә системасында шәхси кабинет ачыла. Китап түләүсез файдалануга ике атнага гына бирелә. Әгәр ул вакыт чыкса... Читать дальше...