2023 елга сәнәгать парклары резидентларының әйләнеше 250 млрд сумга кадәр артачак
(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда 2023 елга барлык сәнәгать мәйданчыклары һәм парк резидентлары әйләнеше 250 млрд сумга кадәр артырга тиеш. Бу хакта республика икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында хәбәр итте. Икътисад министрлыгы башлыгы сүзләренчә, 2023 елга, фаразлар буенча, сәнәгать мәйданчыклары һәм парклары резидентлары саны 1,5 меңгә (105 процентка) кадәр, салым түләүләре күләме — 35 млрд сумнан артачак (120 процент). Читать дальше...