Татар активистлары Хәтер көнен Казаннан читкә китеп оештырды
Татар иҗтимагый үзәге активистлары быел Хәтер көнен яшерен төстә һәм Казаннан читтә үткәрергә мәҗбүр булды. 15 октябрь көнне микроавтобус яллап алар Яшел Үзән районының Югары Урысбага авылы янәшәсендә урнаштырылган һәйкәл янына барып дога кылды.