Илһам Шакиров каберенә таш куелды
(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татар халкының легендар җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Илһам Шакировның каберенә бүген таш куелды. Ташны скульптор Фәнил Вәлиуллин ясаган. Таш диңгез ярында горур басып торган кыяны хәтерләтә. Плитәнең аскы өлеше фортепиано клавишалары рәвешендә ясалган. Скульпторга идеяне Илһам Шакировның ярдәмчесе, 25 ел җырчы янәшәсендә булган Илһам Хаҗиев тәкъдим иткән. «Илһам Шакировның Кырымда яраткан урыны бар иде. Читать дальше...