Зәйдә яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә яшелчәләрне өйләренә китереп биргәннәр
(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Зәйдә ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга яшелчәләрне өйләренә китереп биргәннәр. Хәйрия акциясен шәһәр мәчете һәм «Шатлык» социаль үзәге оештырды. Бу хакта «Зәй-информ» хәбәр итә. Чарага политехника көллияте студентлары - «Экостайл» волонтерлык отрядында актив катнашучылар да кушылды. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә мохтаҗ пенсионерларга көндәлек азык-төлек әзерләү өчен азык-төлек запасларын тулыландыру максаты белән ярдәм күрсәтелде, дип сөйләделәр. Читать дальше...