123ru.net
World News in Tatar
Октябрь
2020

Новости за 08.10.2020

Чаллыда күп катлы йортта янгында бер кеше үлгән, берсе зыян күргән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда күп катлы йортта янгын чыгу нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган, тагын бер кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Кичә иртәнге җиделәр тирәсендә 112 бердәм номерына Гафиятуллин тыкрыгындагы 5нче йортта урнашкан бер фатирда янгын чыгуы турында хәбәр килгән. Урында янгынның икенче каттагы фатирда чыгуы ачыкланган. Ут белән көрәшүчеләр килгәнче үк йорттан 25 кеше... Читать дальше...

Сәламәтлек саклау министрлыгы ашыгыч ярдәм машиналары чираты турында аңлатма бирде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе территориясендә ашыгыч ярдәм машиналарыннан хасил булган чират турында «ВКонтакте» социаль челтәрендәге Казан төркемнәренең берсендә видеода хәбәр иттеләр. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында әлеге видеога аңлатма бирделәр Видео авторы раславынча, төнге бердә чиратларның берсендә — 129, ә икенчесендә җитмештән артык машина җыелган. «Моннан ничек чыгарбыз, анысын белмим», — ди ролик авторы.... Читать дальше...



Дәүләт Советында авторлык хокукларының бердәм реестрын төзергә тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советында узган түгәрәк өстәлдә катнашучылар авторлык хокукларының бердәм реестрын булдыру ихтыяҗы турында әйтте. Парламентның Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты авторлык хокукларын куллану темасы буенча очрашу үткәрү инициативасы белән чыкты. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова билгеләп үткәнчә, әлеге реестр «авторлык хокукларын якларга гына түгел, әсәрләрнең... Читать дальше...

Тукай клубында шагыйрә Галия Гайнетдинованың юбилей кичәсе була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премия лауреаты Галия Гайнетдинова юбилей кичәсенә чакыра. Бу турыда Язучылар берлегенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Кичә 12 октябрьдә Тукай клубында була. 17.00 сәгатьтә башлана. Чараны Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлеге оештыра. Шагыйрә Галия Гайнетдинова җырлар авторы. Әле күптән түгел генә аның «Күңел — бакча» китабы чыкты.

Россиядә коронавируска иммунитет дәрәҗәсен ачыклый торган тест барлыкка киләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 коронавирус инфекциясенә иммунитет дәрәҗәсен билгеләргә ярдәм итәчәк яңа тестлар әзерләнә. Бу хакта «Известия» газетасы Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәте (Роспотребнадзор) җитәкчесе Анна Поповага сылтама белән хәбәр итә. Аның сүзләренчә, иммунитет киеренкелегенә яңа тестлаштыру якын арада барлыкка килергә мөмкин. «Бүгенге көндә безгә иммунитетның киеренкелеген билгели торган яңа тестлар кирәк. Без бу юнәлештә эшлибез инде. Читать дальше...

Киләсе уку елында КФУ журфагында татар журналистикасына җиде бюджет урыны биреләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). Киләсе уку елында КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә татар журналистикасы белгечлегенә җиде бюджет урыны биреләчәк, бу урыннарга кабул ителгән абитуриентлар татар төркеме булып тупланачак. Бу турыда «Татар-информ» га Югары мәктәп профессоры Васил Гарифуллин сөйләде. Бюджет урыннарына кабул ителү, БДИ балларыннан тыш, эчке имтихан нәтиҗәләре буенча да алып барылачак. Журналист булырга хыялланып, иҗади бәйгеләрдә, фестивальләрдә катнашкан... Читать дальше...



Быелгы сентябрь дөньяда метеокүзәтүләр тарихында иң җылы ай булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). 2021 елның сентябре метеокүзәтүләр тарихында Җир шарында иң җылы ай дип табылды. Бу хакта «Известия» газетасы Copernicus Climate Change Service (CCCS) Европа иярченле күзәтүләр обсерваториясенең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә. Аларның мәгълүматлары буенча, быел сентябрь ае узган ел (былтыргы рекордсмен) белән чагыштырганда 0,05 градуска җылырак булган. «Температура, Тын океанның көнчыгыш тропик өлешендәге Ла-Нинья салкынча шартларын исәпкә алмаганда... Читать дальше...

Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе 6,3 млн сумлык грант отты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Югары белем бирә торган дәүләт мәгариф оешмаларына 2020 елда авыл хуҗалыгы өлкәсендә уку-практика дәресләре уздыруга шартлар тудыру өчен субсидияләр рәвешендә грантлар бирү буенча конкурска йомгак ясалды. Грантны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бирә. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә. «Ветеринария клиникасының уку-практика дәресләрен уздыру өчен бина төзү» проекты белән 6,3 млн сумлык грантка Н. Э. Бауман ис. Казан... Читать дальше...

Зилә Хөснетдинова: Балалар язучыларыннан кызыклы һәм җайлы әсәрләр сорадым

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары редакциясендә балалар язучылары белән түгәрәк өстәл узган. Журналларның баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова очрашуда язучылардан балалар өчен укырга җайлы һәм кызыклы әсәр иҗат итүләрен сораган. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде. «Очрашуда бүгенге көндә заманча татар әдәбиятының хәле, матбугат чаралары белән элемтә кору кебек мәсьәләләр күтәрелде. Элемтә булдыруда проблема барлыгын беләбез... Читать дальше...

Буа районында сугышта катнашучыларга яңа һәйкәл төзелә башлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Буа районы Әхмәт авылында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга яңа һәйкәл төзелә башлады. Эшләр Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы программасы буенча алып барыла. Бу турыда «Знамя» газетасы яза. Яңа Чәчкаб авыл җирлеге башлыгы Динә Абдрахманова сөйләвенчә, иске корылманы тулысынча сүттеләр һәм тиздән кирпечтән яңа монумент төзелә башлаячак. Бөек Ватан сугышында катнашучыларның исемнәре гранит плитәләргә язылачак. «Анда сугыш кырларында һәлак булган кешеләрнең генә түгел... Читать дальше...

Казанда декрет ялындагы әниләрне маникюр белгечлегенә бушлай укыталар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Казанда өч яшькә кадәрге баланы карау ялында булган хатын-кызлар өчен «Маникюр буенча белгеч» юнәлеше буенча укыту курслары ачыла. Курска язылу өчен хатын-кызларның хезмәт мөнәсәбәтләрендә торуы һәм даими шәһәр пропискасы булуы таләп ителә. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте. 1 ай дәвам итәчәк бушлай укыту көндезге формада үткәрелә. Курсларга юллама алу өчен түбәндәге документларны тапшырырга кирәк: хезмәт кенәгәсенең таныкланган күчермәсе... Читать дальше...

Татарстан укучылары авыл хуҗалыгы буенча бөтенроссия бәйгесендә лауреат булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Казанда «АгроНТИ-2020» Бөтенроссия конкурсының 2 нче этабы тәмамланды. Лаеш районыннан Алмаз Сәхәбиев һәм Аделина Сабирова, Спас районыннан Захар Ильичев лауреат булды. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Бәйгедә авыл хуҗалыгында цифрлы технологияләрне һәм роботлаштыруны гамәлгә кертү, пилотсыз очкычларны, космик һәм метеотехнологияләрне куллану буенча иң яхшы чишелешләр өчен киеренке көрәш нәтиҗәсендә җиңүчеләр билгеләнде. Читать дальше...

Бүген «Тоталь диктант»ка теркәлү башлана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Бүген «Тоталь диктант» бөтендөнья грамоталылыгы акциясенә теркәлү ачыла. Быел рус теле буенча белемнәрне 17 октябрьдә тикшереп булачакк. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте. «Тоталь диктант» өч форматта уза. Акция сайтында хәбәр ителгәнчә, эпидемиологик чикләүләр чараны офлайн рәвештә үткәрергә мөмкинлек биргән шәһәрләрдә яшәүчеләр шәһәр мәйданчыкларында диктант яза. Шулай ук, туры эфирда текст укыганны тыңлап, сайтта онлайн диктант язарга мөмкин була. Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин: «Балкыш» фестивале халыкларның дуслыгын гәүдәләндерә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә ветераннар арасында узган «Балкыш — Сияние» үзешчән башкаручылар фестиваленең гала-концертында катнашучыларны һәм оештыручыларны сәламләде. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итте. «Безнең республикада алтынчы тапкыр уздырыла торган һәм өлкән буын кешеләре өчен зур бәйрәмгә әверелгән фестиваль тәмамлана. Яңа вирус таралу куркынычы белән... Читать дальше...

Казан Яшь тамашачы театрында яшь режиссерның диплом спектакле куелды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан Яшь тамашачы театры яшь режиссерга диплом спектакле чыгарырга мөмкинлек биргән. Театрда «Лиса и виноград» спектакле тәкъдим ителде. Гильерме Фигейредо пьесасы буенча «Лиса и виноград» спектаклен ГИТИС студенты Александр Туманов куйган. «Әлеге театр миңа диплом спектакле куярга рөхсәт итте. Ә спектакль чыгаруның финанс ягын хәл итергә Татарстан Мәдәният министрлыгы булышты», — диде ул журналистларга. Александр Туманов әлеге әсәргә алынырга укытучысы ... Читать дальше...


Музыкальные новости
Шапка

Шапки женские на Wildberries — скидки от 398 руб. (на новые оттенки)





Персональные новости
Сергей Собянин

Собянин обозначил основные направления развития здравоохранения





Чирмешән районында 11 машина гошер сәдакасы җыйганнар

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 8 октябрь, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән », Кадыйр Гомәров). Чирмешән районында җыелган гошер сәдакасын 11 машинага төяп, республиканың кайбер мәчетләренә, мохтаҗларга озатканнар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. «Лашман, Утыз Имән, Югары Кәминкә, Бәркәтә, Чумачка авылларында җыелган гошер сәдакасын — бәрәңге, суган, кишер, кабак кебек яшелчәләрне тагын бер КамАЗ арбасына төяп, Казандагы «Ярдәм» мәчетенә җибәрдек», - ди район мөхтәсибе Рамил Ибраһимов. «Әле тагын Түбән Кәминкә һәм... Читать дальше...

Актаныш районы укучылары экология буенча белемнәрен тирәнәйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Актаныш районы Пучы урта мәктәбендә укучыларны чүп-чарны аерым җыю күнекмәләренә өйрәтү буенча экологик дәрес узды. Алар уен формасында укучылар калдыклар белән ничек дөрес эш итәргә һәм көндәлек тормышта чүп-чар эзен киметү өчен ничек эшләргә кирәклеген ачыклады. Бу турыда Татарстан Экология һәм табигать ресурслары матбугат хезмәте хәбәр итә. Шулай ук укучылар файдаланылган батарейкаларны ташларга ярамавын да искә төшерделәр, чөнки аларда экология өчен зарарлы кушылмалар күп. Читать дальше...

Әлки районында өлкән кешеләргә азык-төлек җыелмалары өләштеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Әлки районында Өлкәннәр ункөнлеге уза. Коронавирус пандемиясе аркасында, быел бөтен предприятиеләр лаеклы хезмәткәрләрне өйләрендә котларга тырышалар. Югары Колчурино авылында әби-бабайларны концертка чакырганнар һәм азык-төлек җыелмалары тапшырганнар. Бу турыда «Алькеевские вести»газетасы яза. Авыл клублары җитәкчеләре Елена Фурасева һәм Татьяна Ишмулкина бәйрәмгә сценарий язган һәм китапханәче Надежда Родионова белән бергә матур номерлар әзерләгәннәр. Өлкәннәр... Читать дальше...

Казанда «АгроНТИ-2020» Бөтенроссия конкурсының 2нче этабы 14 район арасында үткәрелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ). Казанда «АгроНТИ-2020» Бөтенроссия конкурсының 2нче этабы лауреатлары ачыкланды. Анда 14 район мәктәбе катнашты. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Конкурс республиканың түбәндәге 14 районының гомуми белем бирү учреждениеләреннән 6-11 сыйныф укучылары арасында үткәрелде: Әгерҗе, Әлмәт, Балтач, Чүпрәле, Алабуга, Зәй, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Түбән Кама, Саба, Сарман, Спас һәм Чистай.  Ике көн буена укучылар уку-демонстрацион мәйданчыкларда... Читать дальше...

Чирмешән районында тимурчылар чишмәләрне тәртиптә тота

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 8 октябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Кадрия Гамирова). Чирмешән районының Әккәрәй урта мәктәбе укучылары авылдагы 20 ветеранга шефлык итә. Укучылар авылдагы һәйкәлләрне һәм чишмә тирәсен дә тәртиптә тота. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Бу авылда Бөек Ватан сугышы ветераны да яши. 8 сыйныф укучылары Павел Борисовның хәлен белеп, даими ярдәм итеп торалар. Укучылар өлкәннәргә өй эшләрендә булыша, кирәк булганда язгы-көзге бакча эшләрендә дә ярдәмгә киләләр, кыш көннәрендә аларның йорт тирәсен кардан чистарталар. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Эксперт рассказала, как правильно выбрать одежду для спортзала


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Вероника Кудерметова

Россиянка Вероника Кудерметова вышла во второй круг турнира в Штутгарте


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Шашлыки и дача отменяются: аномальная погода на майские праздники в Москве, Питере и регионах





Путин в России и мире
Москва

Путин всё знал, но никого не предупредил: Немцы обвинили Москву в прорыве израильского Купола


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Очередные кадровые назначения объявлены в Минске




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Владимир Зеленский подтвердил ракетный удар по аэродрому в Джанкое


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Виктор Тепляков

Депутат ЗСК Виктор Тепляков принял участие в заседании регионального совета проекта «Чистая страна»



Москва

Обсуждение книги Клариссы Эстес «Бегущая с волками. Женский архетип в мифах и сказаниях»

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net