Татарстан быел шәһәр яны лагерьләрендә ял иткән балалар саны буенча лидер булган
(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан Республикасы быел шәһәр яны лагерьләрендә ял иткән балалар саны буенча илдә беренче урынны алган. Бу хакта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте. «Россия Мәгариф министрлыгы мәгълүматларына караганда, Татарстан Республикасы быел шәһәр яны лагерьләрендә ял иткән балалар саны буенча илдә беренче урынны алды, ә барлык ял итү формалары буенча — Идел буе федераль округы төбәкләре арасында лидер», — диде Дамир Фәттахов. Читать дальше...