Мөселманнар кул бирешеп күрешсә, кулларын аерганчы гөнаһлары коелыр — «Шәһри Казан»
(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ», «Шәһри Казан» , Дилбәр Гарифуллина). Коръән-Кәримдә Аллаһы Тәгалә: «Сезгә сәлам бирелсә — шулай ук яки яхшырак җавап кайтарыгыз», — ди. Яхшырак дигәне ничек була? «Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаев тан шул хакта сораштык. — «Әссәламүгаләйкем үә рәхмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ» гарәпчәдән Алланың сезгә сәламе, бәрәкәте һәм рәхмәте ирешсен дип тәрҗемә ителә. Әссәламегаләйкем дип теләк теләп өеңә керүче синең дошманың була алмый. Сәлам биреп, ул хәвеф юклыгын, синең яныңа изге ният белән килүен аңлата. Читать дальше...