Төркиядә «Япон җирендә төрки эзләр» китабы русчага тәрҗемә ителеп чыккан
(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Төркиянең «Gece Kitaplığı» нәшриятында Анкара университеты профессоры Али Мәртхан Дүндарның «Япон җирендә төрки эзләр» китабы чыккан. Хезмәтне рус теленә Зөлфия Шаһин тәрҗемә иткән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә филология фәннәре кандидаты, доцент Азат Ахунов сөйләде. «Яңа китап — авторның Япония, Америка һәм Төркия архивларында күпьеллык эзләнүләре нәтиҗәсе. Аның бу китабы берничә ел элек Төркиядә төрек телендә басылып чыккан иде. Моңа кадәр... Читать дальше...