Путин Хөкүмәткә Байкал елын үткәрү турындагы мәсьәләне хәл итәргә кушты
(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Министрлар Кабинетына Иркутск өлкәсе һәм Бурятия хакимиятләре белән берлектә Россиядә Байкал елын үткәрү мәсьәләсен хәл итәргә кушты, тиешле йөкләмәләр исемлеге Кремль сайтында урнаштырылган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «Россия Федерациясе Хөкүмәтенә Иркутск өлкәсе Хөкүмәте һәм Бурятия Республикасы Хөкүмәте белән берлектә Россия Федерациясендә Байкал елын үткәрү турында мәсьәләне хәл итеп бетерергә кирәк», — диелә йөкләмәдә. Читать дальше...