Украина хәрби очкычы юлыккан казада 25 кеше һәлак булган
Беренчел мәгълүматка күрә, каза алдыннан очкыч сул як моторының эшләмәве турында хәбәр иткән.
Беренчел мәгълүматка күрә, каза алдыннан очкыч сул як моторының эшләмәве турында хәбәр иткән.
(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама үзәк мәчетендә кабаттан татар теле курслары башлана. Курслар өчен мәчеттә аерым бүлмә бүлеп бирелгән, аның стеналарын рәссам Эльмира Хаҗиева матур төсләрдә бизәгән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Ир-атларны 13нче гимназиядә директор урынбасары булып эшләүче Илһам Ишмөхәммәтов, хатын-кызларны 21нче мәктәп директоры урынбасары Зәйнәп Хәсәншина укытачак. Ир-атлар өчен дәресләр 1 октябрь 18:00 сәгатьтә, ә хатын-кызлар өчен 2 октябрь 18:00 сәгатьтә башлана.
(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Нурлатта республика программасы ярдәмендә капиталь ремонттан соң «Кояшкай» балалар бакчасы ачылды. Моннан 45 ел элек төзелгән бина танымаслык булып үзгәргән. Бу турыда «Дружба» газетасы яза. Башка мәгариф учреждениеләренә йөргән балалар бүген тагын очраштылар. Кунакларны шигырьләр һәм җырлар белән сөендерделәр. Район башлыгы республика программасының мөһимлеген ассызыклады, шуның нәтиҗәсендә Нурлатта быел ике балалар бакчасы ачылды. «Балалар — безнең киләчәгебез»... Читать дальше...
(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Лаеш районының Имәнкискә авылы территориясендә «Усадьба» агропаркының фермер базары ачылды. Биредә авыл хуҗалыгы продукциясен җирле халык та, күрше районнарда яшәүчеләр һәм яныннан узып йөрүчеләр дә сатып ала алачак. Базарның Казан — Оренбург трассасында — юл өстендә урнашуы да отышлы. Сату итү урамда да, ябык павильоннарда да башкарылачак. Бу турыда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов барысын... Читать дальше...
(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Быел Алабуга Үзәк район хастаханәсе поликлиникасында, аның филиалларында һәм табиб амбулаторияләрендә 14 337 кеше диспансеризация узачак. Бу хакта «Новая Кама» газетасы яза. Алабуга районы сәламәтлек саклау системасы эшенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе — гомуми диспансеризация. Өлкән яшьтәге кешеләр 13 августтан тикшеренү уза башлады. Поликлиникада диспансеризация узу өчен яшәү урыны буенча участок терапевтына яки 401нче кабинетка, филиалларда һәм табиб амбулаторияләрендә ... Читать дальше...
(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Әлмәт шәһәре сусаклагычының Дала Зәе елгасындагы мастер-планын эшләү буенча ачык халыкара архитектура-шәһәр төзелеше конкурсының жюри утырышы узды. Анда бәйге җиңүчеләр ачыкланды. Бу турыда Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә. Ул «Татнефть» компаниясе инициативасы буенча узды. Оператор булып «ЦЕНТР» стратегик үсеш агентлыгы торды. Финалистларның чыгышлары нәтиҗәләре буенча жюри әгъзалары иң яхшы проектны сайладылар. Конкурста «Обермайер... Читать дальше...
(Чирмешән, 26 сентябрь, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән », Кадрия Гамирова). Чирмешән районында 20 тоннадан артык гошер сәдакасы җыйганнар. Азык-төлекне мәчетләргә озатканнар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. «Якташларыбыз, елдагыча, бу эштә активлык күрсәттеләр. Кем — бәрәңге, кем — суган бирде, кишер, кабак тапшыручылар да булды. Мохтаҗларга бирелүче бу ярдәм мәчетләрдә җыелды, ә без аны Чирмешәнгә алып кайттык, 20 тоннасын озаттык та. Бакчаларында үскән яшелчәдән өлеш чыгаручыларга рәхмәт», — ди район мөхтәсибе Рамил Ибраһимов. Читать дальше...
25 сентябрь Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтында фәннәрне халыкка тарату ысуллары турында сөйләштеләр. Чара түгәрәк өстәл форматында узды һәм "Татарстанда фәннәрне популярлаштыру: проблемнары, механизмнары һәм юнәлешләре" дип аталды.
Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
123ru.net — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.