Казанда «Хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласының урыны билгеле булды
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда «Хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласы Оренбург трактында урнаштырылачак. Бу урын тавыш бирүдә иң күп тавыш җыйды. Бу хакта казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Стеланы урнаштыру урыннарының өч варианты тәкъдим ителде: шәһәргә көньяктан керү - Оренбург тракты ягыннан, М7 трассасыннан Залесная урамына керү һәм Мамадыш трактындагы транспорт чишелеше ягыннан. Казанлылар стеланы урнаштыру өчен үз вариантларын да тәкъдим итә алган. Алар арасында Елга порты районындагы яр буе... Читать дальше...