Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны сайлауда җиңүе белән котлады
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин көзге сайлауда җиңгәннән соң вазифаларына керешкән Россия төбәкләренең 20 җитәкчесе белән видеоконференция режимында очрашты. Беренчеләрдән булып ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән сөйләште. «Рөстәм Нургалиевич, сез бик тәҗрибәле һәм нәтиҗәле кеше. Сезнең профессиональ командагыз бар. Узган еллардагы кебек бар көчегезне куеп эшләрсез дип өметләнәм. Республика алдында торган бурычларны кызыксыну белән һәм нәтиҗәле хәл итүегезне беләм», — диде Путин. Читать дальше...