Яшел Үзәннең Уразлы авылында илле кешелек мәдәният йорты ачылды
(Яшел Үзән, 23 сентябрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән» ). Яшел Үзәннең Уразлы авылында республика программасы буенча өр-яңа мәдәният йорты ачылды. Ул 50 кешегә исәпләнгән һәм монда китапханә дә урнашкан. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Клуб ачылу тантанасында район җитәкчесе Михаил Афанасьев, Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, кунаклар һәм авыл халкы катнашты. Уразлыларның шатлыгын уртаклашырга Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле дә кайткан иде. Бәйрәм аларның дәртле җырлары һәм биюләре белән дәвам итте.