«Сәләт»нең «Әйдаманнар мәктәбе»нә татар телен белүчеләр генә кабул ителәчәк
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Сәләт» нең җәйге аланнар координаторы Игорь Смирнов сүзләренчә, татарча белгән әйдаман гына татар теленә мәхәббәт уята ала. Бу фикерен ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында әйтте. «Октябрь уртасыннан һәр теләгән студент „Сәләт“ нең „Әйдаманнар мәктәбе“ н уза ала. Моның өчен рәсми сайтыбызда гариза тутыру сорала. Без берничә таләп буенча кабул итәбез: әйдаман татар телен белергә тиеш. Икенчедән, аның 18 яшьтән өлкән... Читать дальше...