Коронавирус сәбәпле, Башкортстанда җиде районга һәм шәһәргә керү чикләнде
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Коронавирус сәбәпле, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Югары дәрәҗәдәге әзерлек» режимын кертү турындагы боерыкка янә үзгәрешләр кертте. Документта республиканың җиде районына керү чикләнү турында әйтелә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте. Чикләү Күмертау, Салават, Илеш, Ишимбай, Куергазы, Мәләвез һәм Туймазы районнарына кагыла. Чит ил һәм Россия кешеләре, бу районнарда яшәми торган башка кешеләр өчен әлеге урыннарга бару һәм анда хәрәкәт итү мөмкинлеге чикләнә. Читать дальше...