Тинчурин театрының «Могҗиза» студиясе бөтенроссия конкурсында җиңде
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Тинчурин театрының «Могҗиза» студиясенә йөрүче балалар «Я могу! Творчество без границ» бөтенроссия конкурсында призер булдылар. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә. Балалар студиядә «Булмас димә, була шул!» дип аталган спектакль чыгарып, конкурска тәкъдим иткәннәр. Әсәрнең авторы — театр артисты Зөфәр Харисов. Тинчурин театрында сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен «Могҗиза» театр студиясе 2019 елның язында оешкан. Проект «Во благо вместе» инициатив төркем ярдәме белән берлектә башкарыла. Читать дальше...