Татарстан эшмәкәрләрен Construma 2020 күргәзмәсендә катнашырга чакыралар
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның кече һәм урта бизнес вәкилләре ел саен үткәрелә торган Construma 2020 төзелеш материалы, җиһаз һәм технология сәнәгате казанышлары күргәзмәсендә катнаша ала. Бу турыда Татарстан Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Дөньякүләм дәрәҗәдәге күргәзмәдә катнашу эшмәкәрләргә үз продукциясен таныту, бөтен дөнья буенча клиент һәм партнер табу мөмкинлеге бирә», — диделәр министрлык матбугат хезмәтендә. Чара 7-11 октябрьдә Будапештта (Венгрия) була. Читать дальше...