Президент РТ обсудил запуск серийного производства Aurus Senat в «Алабуге»
Первые Aurus Senat Елабужской сборки будут готовы к отправке клиентам в мае 2021 года.
Первые Aurus Senat Елабужской сборки будут готовы к отправке клиентам в мае 2021 года.
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясеннән тагын бер пациентның үлеме расланды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «1953 елда туган ир-ат Казан шәһәренең 7нче номерлы хастаханәсендә дәваланган. Пациентның хроник авырулары була. Үлемнең сәбәбе экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән», дип аңлаттылар Сәламәтлек саклау министрлыгында. Татарстан табиблары узган тәүлектә Covid-19ның 23 яңа очрагын ачыкладылар. Читать дальше...
В Минэкономразвития РФ считают, что российский рубль находиться в отрицательном рейтинге из-за повышенной оценки рисков инвесторами.
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Мәгариф һәм фән министрлыгы бакалавриат, белгечлек һәм магистратура программалары буенча укырга кабул итү тәртибен раслады, алар 2021/22 елдан үз көченә керәчәк. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Хәзер бер-берсенә якын берничә белгечлек яки юнәлеш буенча бердәм конкурс үткәрергә рөхсәт ителә. Ведомствода аңлатуларынча, бу киң катлау белем бирү программалары буенча иң әзерлекле абитуриентларны сайлап алырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук югары уку йортлары абитуриентлар... Читать дальше...
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда «ГАЗель» җәяүлеләр кичүеннән чыгучы ир-атны бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә хәбәр иттеләр. Авария бүген 11.18 сәгатьтә Магистраль урамы буенча 24нче йорт каршында булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, «ГАЗель» йөк машинасы җәяүлеләр кичүеннән чыга торган ир-атны бәрдергән. «Зыян күрүчегә 30 яшь. Җәрәхәтләнгән ир-атны хастаханәгә китергәннәр. Авария шартлары билгеләнә», - диделәр ЮХИДИдә.
Европа берлегенең канун чыгару органы Беларустагы хәлләр турында резолюция кабул итте
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 18 сентябрьдә, республика халкы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның инаугурациясе тантанасын карый алачак. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Вазифага керешү тантанасы Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында узачак. Ул иртәнге сәгать 10да башлана. Инаугурация «Интернет челтәрендә һәм «ТНВ» телеканалында трансляцияләнәчәк», дип искәртәләр матбугат хезмәтендә. «Рәсми Татарстан» сайтының төп битендә онлайн-трансляциягә сылтама барлыкка киләчәк. Читать дальше...
Нурлатские тепловые сети объявили о начале отопительного сезона.
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Рөстәм Миңнехановка Татарстан Президенты таныклыгын тапшырды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Элегрәк ТР Үзәк сайлау комиссиясе Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты итеп сайланганлыгын теркәгән иде. Инаугурация тантанасы 18 сентябрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында уза. Ул иртәнге сәгать 10да башлана һәм турыдан-туры эфирда трансляцияләнәчәк.... Читать дальше...
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанга якын арада коронавирус инфекциясеннән вакцина кайтачак. «Прививканы ясатсаң, коронавирус йокмаячак», — диде түгәрәк өстәл барышында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча штаттан тыш баш белгече, баш эпидемиолог Дмитрий Лопушов. Коронавирустан саклый торган вакцинаның исеме «Гам-КОВИД-Вак». Аның сәүдә маркасы «Спутник V», ул беренче тапкыр Россия Федерациясендә Гамалея институтында эшләнгән. «Без хәзер шул вакцинаны көтәбез», — диде Лопушов. Читать дальше...
Степноозерский татарский народный театр начинает показ спектакля “Кичер мине, әнкәй” (“Прости меня, мама”) по драме Рабита Батуллы.
23 сентября в Центре занятости населения г. Нурлат состоится ярмарка вакансий.
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ford-Sollers уртак предприятиесе башлыгы Адил Ширинов белән эшлекле очрашу уздырды, анда предприятиенең Aurus лимузиннары чыгаруга әзерлеге турында фикер алыштылар. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. «Предприятиенең генераль директоры хәзерге вакытта эретеп ябыштыру, буяу һәм җыю өчен җиһазлар әзерләү бара, дип сөйләде. Параллель рәвештә белгечләр... Читать дальше...
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» , Рәшит Фәтхрахманов). Быелгы уку елын гадәттән тыш саклык чаралары белән башлап җибәрергә туры килде. Карантин һәм дистант кабатлануын беркем дә теләми. Үткән яз вакыйгаларын куркыныч төш кебек хәтерлибез чөнки. Хәзер мәктәпкә кергәндә, баланың температурасын контактсыз ысул белән үлчәү, югары температура булганда, изоляцияләп «ашыгыч ярдәм» чакырту гадәткә әйләнде. Һәр класс аерым кабинетка беркетелде, физика, химия, информатика кебек төрле фәннәр шул кабинетта укытыла... Читать дальше...
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бер атна элек Татарстан сырхауханәләрендә балаларга берьюлы биш инфекциядән «Пентаксим» прививкасын ясый башлаганнар. Бу вакцина бума ютәл (коклюш), столбняк, полиомиелит, гемофиль инфекция, дифтериядән саклый. Бу хакта бүген түгәрәк өстәл барышында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча штаттан тыш баш белгече, баш эпидемиолог Дмитрий Лопушов хәбәр итте. «Моңарчы прививка җитлекми туган һәм бик түбән авырлыктагы балаларга гына ясала иде. Читать дальше...
Каза мизгелендә Смоленскида кизүдә торган диспетчерларны "аңлы рәвештә һава казасына китерүдә" гаепле дип саныйлар.
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан.
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Сызрань Җәмигъ мәчетендә гөмбәз һәм манараларның металл конструкцияләрен монтажлау башланды. Бу хакта «Самара татарлары» сайты хәбәр итә. Кичә бу уңайдан төзелеш мәйданында догалы тантана оештырылган. "Бу изге һәм тарихи төзелешкә кулдан килгәнчә өлеш кертүчеләргә Аллаһы Тәгаләдән игелек һәм иминлек телим", - ди Сызрань шәһәренең Җәмигъ мәчете баш имамы Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев. Объектны тулысынча 2021 елның көзенә тапшырырга планлаштыралар.
Выражаем соболезнования родным и близким.
Русия оппозиция сәясмәне намзәтен бер төркем галим тәкъдим итәргә җыена.
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда «Лада» белән «Тойота» катнашындагы һәлакәттән соң ике җиңел машина да юлдагы читәнгә бәрелгән. Машина йөртүче хатын-кыз имгәнгән. Бу турыда һәлакәт шаһитлары хәбәр итә. Шаһитлар сүзләренчә, һәлакәт бүген 8.00 сәгать тирәсендә республиканың Апас районында Карамасар торак пункты тирәсендә булган. «Чит ил машинасы белән хатын-кыз (40 яшь чамасы) идарә иткән. Ул имгәнгән. Аны ашыгыч ярдәм табиблары алып китте», — диде юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Фәйзи Гаскаров исемендәге халык ансамбль «Урал батыр» борынгы башкорт эпосы буенча мюзикл өчен номерлар әзерли. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә. «Урал батыр» эпосы аша безнең тарих, безнең халык турында сөйләргә була. Фольклориада алдыннан болар мюзиклга әвереләчәк. Хәзер әлегә аерым номерлар — «Хомай», «Ай кызы» биюләре, аларны бер мюзиклга берләштерергә мөмкин булачак, - диелгән хәбәрдә.
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Болгарда район дин әһелләре, хакимият вәкилләре катнашында «Хәйрия ярдәме үзәге» ачылды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Әлеге үзәк Болгарда православие һәм мөселман берләшмәләренең уртак тырышлыгы белән сафка басты, ул православие һәм мөселман конфессияләренең дустанә хезмәттәшлеге нәтиҗәсе булып тора. Проектның төп максаты — мохтаҗларга хәйрия ярдәм күрсәтү. Әлеге идея Спас районы мөхтәсибәте һәм Чистай епархиясенең уртак проекты нәтиҗәсендә тормышка ашты. Читать дальше...
Усвоение магния снижается при избытке в рационе кофейных напитков, «неправильных» жиров, кальция.
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Рафис Борһанов Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясе ректоры вәкаләтләрен башкаручы итеп билгеләнде. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова хәбәр итте. «Россия спорт министры Олег Матыцин бүген Рафис Борһановны Идел буе академиясе ректоры вәкаләтләрен башкаручы итеп билгеләү турындагы боерыкны имзалады», — дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә. «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, алдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов... Читать дальше...
Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
123ru.net — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.