123ru.net
World News in Tatar
Сентябрь
2020

Новости за 16.09.2020

Нурсолтан Назарбаев Рөстәм Миңнехановны сайлауларда җиңүе белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Казахстан Республикасының Беренче Президенты Нурсолтан Назарбаев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка шалтыратты һәм аны республика җитәкчесен сайлауда җиңүе белән котлады. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. «Казахстанның Беренче Президенты республика лидерын Татарстан Президенты сайлауларында җиңүе белән котлады һәм төбәкнең алга таба да чәчәк атуын, ә республика халкына уңышлар һәм иминлек теләде», — диде Галимова. Читать дальше...

Казанда метроның икенче тармагы участогы экспертизаның уңай бәяләмәсен алды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Баш дәүләт экспертизасы Казан метрополитенының икенче тармагының беренче участогы проектына уңай бәяләмә бирде. Бу хакта федераль учреждение матбугат хезмәте хәбәр итә. «Дәүләт экспертизасын үткәрү нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмә бирелде: экспертлар инженерлык эзләнүләре нәтиҗәләре техник регламентларның таләпләренә туры килә дигән нәтиҗәгә килде», — диелә хәбәрдә. 6 км озынлыктагы беренче участок Казанның Идел буе һәм Совет районнарында узачак. Ул дүрт станциядән торачак... Читать дальше...



Казанда Җәмигъ мәчетен Адмиралтия бистәсендә төзергә мөмкиннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 сентябрь,«Татар-информ»). Казанның Җәмигъ мәчетен Бишбалта бистәсендәге Боевая урамында төзергә мөмкиннәр. Мондый фаразны үз аккаунтында «Архитектурасы» тelegram-каналы авторы Ян Гордеев урнаштырган. «Казанның Җәмигъ мәчетен Бишбалтада, Боевая урамы башында, Идел яры буенда комлы урында төзергә мөмкиннәр», - диде Гордеев. Бу территорияне Адмиралтия бистәсенең 300 еллыгына тарихи парк итеп ясау күздә тотылган иде, әмма проект тормышка ашырылмый калган. «Беренчедән, биредә борынгы Бишбалта авыл җирлеге булган. Читать дальше...

Татарстан Президенты парламентка еллык юллама белән 24 сентябрьдә чыгыш ясаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының 14нче утырышы 24 сентябрьдә узачак. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика парламентына еллык юллама белән чыгыш ясаячак. Бүген ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында депутатлар чараның датасын раслады. «Утырышка бердәнбер мәсьәлә кертелә - Татарстан Президентының республиканың эчке һәм тышкы хәле турында Дәүләт Советына еллык юлламасы. Ел саен ТР Президенты парламентка юллама белән мөрәҗәгать итә»... Читать дальше...

Татарстан Дәүләт Советы республика Президенты инаугурациясе көнен раслады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 сентябрь,«Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның вазифасына керешү тантанасы 18 сентябрьдә булачак. Чараны үткәрү датасын бүген ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында депутатлар билгеләде. Тантана Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында узачак. Ул иртәнге сәгать 10да башлана. «Тантананың әһәмиятлелеге һәм республика халкының зур кызыксынуы белән бәйле рәвештә, турыдан-туры теле-һәм радиотапшырулар оештыру тәкъдим ителә», - диде ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина. Читать дальше...

Әлмәт театры ике спектаклен «Алтын битлек» экспертларына күрсәтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әлмәт театры ике спектаклен «Алтын битлек» экспертларына күрсәтә. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итте. Әлмәт театрының ике спектакле — «Көзге сер» һәм «Микулай» тамашалары «Алтын битлек» экспертларына тәкъдим ителгән. Кичә театр белгечләре режиссер Антон Федоров «Королевство кривых зеркал» фильмы мотивлары буенча куйган «Көзге сер» спектаклен караган, бүген Мансур Гыйләҗев пьесасы буенча куелган «Микулай» моноспектаклен күрәчәкләр. Читать дальше...

Татарстан халкын «Әниләр көне» фестивалендә катнашырга чакыралар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүчеләрне «Әниләр көне» бөтенроссия фестивале бәйгеләрендә катнашырга чакыралар. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә. «Әни хыялы» бәйгесе Instagram, Facebook, TikTok, «ВКонтакте», YouТube һәм https://многодетные-семьи.рф/mama сайтында уза. «Минем әниемнең хыялы» дигән темага фотография яки видеоматериалларны #Моямамамечтает хештегы белән куярга кирәк. Ике конкурс буенча эшләрне https://многодетные-семьи.рф/ сайтында тапшырып була. Катнашучылар ике төрле темага... Читать дальше...



Биектау районында шәхси йортта янгын сүндергәндә ир-ат мәетен тапканнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Биектау районында Пермяк авылында янгын сүндерүчеләр шәхси йортка капкан утны сүндергән һәм йортның өлкән яшьтәге хуҗасының мәетен тапканнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Пермяк авылында кичә кичке сәгать җиденчедә агач йорт яна башлаган. Янгын сәбәбе электр приборларын дөрес кулланмау икәнлеге ачыкланган. Янгын сүндерүчеләр йортта 78 яшьлек бабайның мәетен тапкан. Читать дальше...

1905 елда чыга башлаган «Нур» татар газетасы тарихы турында видео төшергәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). «Нур» татар газетасы Россиядә беренче тапкыр 1905 елның 2 (15) сентябрендә Санкт-Петербургта чыга һәм 1914 елның 22 июненә кадәр нәшер ителә. Газетаны бөек мәгърифәтче, язучы, көнчыгыш телләрдән тәрҗемәче, галим, журналист Гатаулла Баязитов чыгара. Басма тарихы турында видео Бөтендөнья татар конгрессы сайтында чыкты. Санкт-Петербургның татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Шамил Абдулла улы Алюшев «Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татар... Читать дальше...

Болгар музеенда Абдулла Алишка багышланган рәсемнәр күргәзмәсе ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Болгар музей-тыюлыгында бөек татар шагыйре Абдулла Алишның тууына 112 ел тулуга багышланган «Абдулла Алиш иҗатына балалар карашы» дигән балалар рәсемнәре күргәзмәсе ачылды. Бу хакта «Яңа тормыш» газетасы яза. Бер үк вакытта музейда 1-4 сыйныф укучылары арасында бөтенроссия рәсем конкурсына йомгак ясалды. Аны оештыручылар балаларның киң даирәсен иҗади хәрәкәткә җәлеп итәргә, сәләтле яшь рәссамнарны ачыкларга, укучыларда Абдулла Алиш иҗади мирасына кызыксыну уятырга тырышкан. Читать дальше...

Covid-19 вакцинасын сынауда катнашучы хатын-кызларга балага узуны тыйдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 сентябрь,«Татар-информ»). Covid-19 инфекциясеннән «Спутник V» вакцинасын теркәү тикшеренүләрендә катнашучы хатын-кызларга балага узу киңәш ителми, шулай ук барлык ирекле катнашучыларга хәмер кулланудан баш тартырга кирәк. Бу хакта клиник тикшеренүләр протоколына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Әгәр сез тикшеренүдә катнашырга җыенсагыз, аны үткәрү чорында сезгә бала узарга, баланы күкрәк сөте белән имезергә, шулай ук вакцинациядән соң өч ай дәвамында күкәй күзәнәкләре доноры булырга киңәш ителми», — диелә документта. Читать дальше...

Алабуга районында иномаркалар бәрелешкәннән соң, ике кеше имгәнгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Алабуга районында ике чит ил машинасы бәрелешкән вакытта ике кеше зыян күргән. Бу хакта «Яңа Кама» басмасы яза. Кичә кичке сәгать сигездә М7 трассасының 1032нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте булган. Басмага Алабуга Дәүләт автоинспекциясендә сөйләүләренчә, «Хендэ» автомобилен йөртүче 59 яшьлек ир-ат «БМВ» машинасына юл бирмәгән, аның белән бәрелешеп, юл кырыена төшеп киткән. «Хендэ» шоферы һәм «БМВ» машинасының 69 яшьлек хатын-кыз пассажиры имгәнгән. Табиблар... Читать дальше...

30 млн сумлык грант оту өчен кимендә ике ел авыл хуҗалыгы тармагында эшләргә кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). ТР Премьер-министры урынбасары — Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров 2021 елда авылда эшләүче кече эшмәкәрләр өчен 30 млн сумлык яңа грант кертелүен һәм аны отуда катнашу таләпләрен әйтте. Бу хакта ул Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте. «Микро-яисә кече эшмәкәрлек критерийларына туры килгән авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре өчен 2021 елдан 30 млн сумга кадәр „Агропрогресс“ гранты кертелә. Яңа төр дәүләт ярдәмен алучы эшмәкәр авылда теркәлеп... Читать дальше...


Музыкальные новости
Моргенштерн

Кто из российских звезд перевел миллионы рублей жертвам «Крокуса»: сколько пожертвовали SHAMAN, Моргенштерн*, Бузова, Крид, INSTASAMKA, «Пикник» и другие





Персональные новости
Фильм

Фильм о пришельцах снятый на деньги мафии





Узган тәүлек эчендә Татарстанда 20 кеше коронавирус йоктырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда узган тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясе белән зарарлануның егерме очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. «Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 20 яңа очрагы теркәлде. Шулай итеп, Татарстан Республикасында 6900 очрак ачыкланды», — дип хәбәр итте спикер. Авдонина сүзләренә караганда... Читать дальше...

Россиядә ана капиталын торак ремонтлауга тотарга тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Гомумроссия халык фронты гаиләләр ана капиталын торак ремонтлауга тота алсын өчен Хөкүмәткә мөрәҗәгать итәргә ниятли. Бу хакта Гомумроссия халык фронтының өстенлекле проектлар һәм стратегик инициативалар департаменты җитәкчесе, Иҗтимагый палата әгъзасы Юлия Зимовага сылтама белән «Известия» хәбәр итә. «Аналар берлеге» ана капиталын торак ремонтлау өчен файдаланырга мөмкин булсын иде, дип тәкъдим итте», — диде Зимова. Ул бу чара Иҗтимагый палатаның «Гаилә сәясәте... Читать дальше...

Арча районы Ташкичү авылы укучылары Мәрҗани музее белән видеоролик аша таныштыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Алсу Касыймова). Арча районы Ташкичү авылы укучылары Шиһабетдин Мәрҗани музее белән таныштыру максатыннан видеоролик төшерде. Мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани тумышы белән Әтнә районы Ябынчы авылыннан. Әтисен икенче авылга имам итеп кую сәбәпле, ул гомеренең берничә елын Ташкичү авылында уздыра. Авыл мәктәбендә язучыга куелган мемориаль таш бар, 2017 елның 8 декабреннән мәктәптә «Таттелеком» акционерлык җәмгыяте тырышлыгы белән булдырылган музей эшли. Видеоролик ТАССРның 100 еллыгына багышлана. Читать дальше...

Ат спорты буенча Татарстан чемпионатына илнең төрле төбәкләреннән катнашучылар көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда ат спорты буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге узачак. Ярышта командалар һәм атларның шәхси хуҗалар көрәшә. Катнашучылар илнең башка төбәкләреннән дә килер дип көтелә. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Дрессура буенча ярышларда дүрт, биш, алты һәм җиде яшьлек яшь атларда балалар, үсмерләр һәм өлкәннәр катнаша. Конкурс буенча ярышлар программасына 90-140 сантиметрга кадәр биеклектәге 9 маршрут керә. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Sitronics Group рассказала о достижениях компании в области корпоративного спорта


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Екатерина Александрова

Александрова впервые войдет в топ-15 мирового рейтинга


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

В Москве прошла эковыставка Hydrate The World





Путин в России и мире
Москва

Мособлдума выступила за присвоение Красноармейску высокого звания


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

«Зеленский кричит»: польский генерал рассказал, что творится в Киеве


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Тимати

А надо было ласково? Тимати после слов о "ребятах"-террористах ответили по-мужски



Москва

Более 40 млрд рублей привлекут в фонд для ремонта аэродромов РФ до 2030 года

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net