Казанда тоткарланган ир-атны кыйнаган полиция бүлеге башлыгы хөкем итәләр
(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда полиция бүлегенең элеккеге башлыгы тоткарланган ир-атны бәдрәфкә алып кереп кыйнаган өчен хөкем ителәчәк. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. Тикшерү фаразлавынча, 2020 елның март уртасында «Восход» полиция бүлеге башлыгы Илдар Вафин берничә җинаятьтә шикләнелә торган ир-атны коридорда күргән. Вафин аны хезмәткәрләр бәдрәфенә алып кереп, каты итеп кыйнаган һәм битенә төкергән. Читать дальше...