123ru.net
World News in Tatar
Сентябрь
2020

Новости за 13.09.2020

Әгъзам Гобәйдуллин: Өч көн тавыш бирү мөмкинлеген киләсе сайлауларда да бирергә кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин фикеренчә, өч көн тавыш бирү мөмкинлеген киләсе сайлауларда да бирергә кирәк. Бу хакта ул сайлауларның Бердәм мәгълүмат үзәгендә Тәтештән видеоэлемтә аша сөйләде. «Быел закон чыгаручылар өч көн тавыш бирү мөмкинлеге бирделәр. Сентябрь башы бик үк уңайлы вакыт түгел дигән идек, чөнки күпләр якшәмбе көнне бакчаларда. Шушы яңалык нәтиҗәсендә, конституцион хокукларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге киңәйтелде. Читать дальше...

Баулы районында халыкның 92,45 проценты тавыш биргән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», « Баулы-информ »). Баулы районында яшәүчеләрнең 92,45 проценты сайлауларда үз тавышын биргән. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. Бүген ТР Президентын һәм җирле хакимият органнарын сайлауның төп көнендә Баулы районында яшәүчеләр сайлау участокларына ашыга. Әлеге минутларга мәгълүм булганча, районда яшәүчеләрнең 92,45%ы сайлауларда үз тавышын биргән. Баулы шәһәре буенча — 79,77%. Баулы районында тавыш бирүчеләрнең гомуми саны 84,42% тәшкил итә, диелә әлеге хәбәрдә. Читать дальше...

Баулы районында яшәүчеләрнең 92,45 проценты тавыш биргән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген, Бердәм тавыш бирү көнендә Баулы районында яшәүчеләр Татарстан Президенты һәм җирле хакимият органнарына сайлауларда тавыш бирергә ашыга. Бу минутларга билгеле булганча, Баулы районында яшәүчеләрнең 92,45 проценты тавыш биргән. Бу турыда «Бавлы-информ» хәбәр итә. Районда барлык тавыш бирүчеләр 84,42 процент тәшкил итә. Сайлау участоклары ябылуга санаулы минутлар кала. 20.00 сәгатькә кадәр республика һәм район язмышында катнашу мөмкинлеге бар.



Менделеевскида 18.00 сәгатькә сайлаучыларның 81,5 проценты тавыш биргән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Менделеевскида 18.00 сәгатькә сайлаучыларның 81,5 проценты тавыш биргән. Бу турыда «Менделеевские новости» газетасы яза. Сайлау участогы комиссиясе рәисе Татьяна Соловьева сүзләренчә, 1902нче участокта 487 сайлаучы теркәлгән. Ул күпфункцияле үзәктә урнашкан. Хәзерге вакытта 86 процент сайлаучы тавыш биргән. Биредә беренче тапкыр сайлауда катнашучыларга бүләкләр тапшырдылар. Антон Колесниковка блокнот, ручка һәм магнит бүләк иттеләр.

Югары Ослан районында сайлау участокларында классик көйләр һәм халык җырлары яңгырый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәдән үк Югары Ослан районының сайлау участокларында музыка яңгырый. Мәсәлән, Соболевское авыл җирлегендә сайлаучыларга кунакка «Волжанка» ветераннар хоры солистлары килде. Бу хакта җирле басма хәбәр итә. Халык көйләре җирле халыкны җәлеп итте һәм алар, тавыш биргәннән соң, җырчы  артистларга кушылдылар. Югары Ослан гимназиясендә урнашкан сайлау участогында сайлаучыларны балалар сәнгать мәктәбе педагоглары Фәридә Хөснуллина һәм ТР халык артисты Марат Сираҗетдинов башкаруында классик музыка каршы алды. Читать дальше...

Питрәч районы Кибәк Иле авылында яшәүчеләр яңа Мәдәният йортында тавыш бирә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Питрәч районы Кибәк Иле авылында яшәүчеләр яңа Мәдәният йортында тавыш бирә. Аны күптән түгел капиталь ремонттан соң ачтылар. Бу турыда «Вперед» газетасы яза. Мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова сүзләренчә, сайлау яңартылган уңайлы бинада уза һәм бу кәефне дә күтәрә. «Бу комиссия әгъзалары һәм сайлаучыларның да кәефен күтәрә», — диде җитәкче. 11.00 сәгатькә булган мәгълүматлар буенча өч көндә 126 сайлаучы участокта булган. «Ике кеше өйдә сайлый, калганнар участокка килә. Читать дальше...

Бөгелмәдә 97 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны тавыш бирде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Бөгелмәдә Бөек Ватан сугышы ветераны 97 яшьлек Федор Сапожников өйдә тавыш бирде. Бу хакта «Бугульминская газета» яза. Ветеранга сайлау участогына барырга туры килмәсен өчен, аның янына сайлау комиссиясенең күчмә мобиль бригадасы килгән. Сайлау комиссиясе участогы вәкилләре үзләре белән урна, битлек һәм перчатка, антисептик, ручка һәм бюллетеньнәр алып барган. Сапожников Татарстан Президентын һәм җирле Совет депутатларын сайлауда катнашты. «Мин үз тавышымны бирдем... Читать дальше...

Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов Татарстан Президентын сайлауларда тавыш бирде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», « Кама ягы »). Лаеш шәһәренең һәм Лаеш районының Мактаулы кешесе, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов һәм аның хатыны Әлфия ханым район мәдәният йортында урнашкан 1781 нче сайлау участогында тавыш бирделәр. Бу хакта җирле газета хәбәр итә. Участокта санитария куркынычсызлыгының кабул ителгән барлык нормалары катгый үтәлә: сайлау комиссиясе әгъзалары саклагыч битлекләр, перчаткалар һәм халатлар кулланалар. Борис Кузнецов һәм аның хатынының тән температурасын үлчәделәр... Читать дальше...



Татарстанның транспорт министры Теләчедә сайлау барышы белəн танышты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», « Теләче-информ », Эльмира Котдусова). Татарстанның транспорт һəм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Теләче районында сайлауларның барышы белəн танышты. Бу хакта җирле газета яза. Бүгенге көндезге сəгать өчкə территориаль сайлау комиссиясе биргəн мəгълүматлар буенча, сайлаучыларның 84 проценты үз тавышларын биргəн. Район буенча өйдə сайларга телəк белдерүчелəр саны 224, беренче тапкыр сайлауга килүче яшьлəр саны 38. 11-12 сентябрь көннəрендə алдан сайлау мөмкинлеге тудырылган иде. Читать дальше...

Татарстан синоптиклары көчле җил турында кисәтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 14 сентябрьдә, төнлә һәм көндез Татарстан буенча урыны белән  көчле җил исәчәк. Бу турыда Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. Республика буенча урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин, дип кисәтә синоптиклар. Метеорологлар фаразлавынча, киләсе атнада циклон төбәккә янә яңгыр алып киләчәк.

Алабугада күрү буенча мөмкинлекләре чикләнгәннәр сайлауларда катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», «Алабуга нуры» ). Алабугада күрү буенча мөмкинлекләре чикләнгәннәр сайлауларда катнашты. Бу хакта җирле газета хәбәр итә. Мөмкинлекләре чикләнгәннәр Политтехник көллият бинасында урнашкан 1374нче сайлау участогында Татарстан Президентын һәм Казан Думасы депутатларын сайлады. Бу көллият күрү буенча мөмкинлекләре чикләнгәннәр күпләп яши торган урында урнашкан. Сайлау комиссиясе рәисе Ирина Штычкова сүзләренчә, бу көннәрдә күрмәүче һәм начар күрүче сайлаучыларның... Читать дальше...

Әгерҗе районында армия сафларында булып кайткан егетләр сайлауга хәрби формада килде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Әгерҗе районы Яңа Авыл җирлегендә җәй көне армия сафларыннан кайткан биш егет сайлау участогына хәрби формадан килде. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» яза. «Армиядә хезмәт итүдән алган хис-кичерешләр әле сүнмәгән. <… >Хәзер дә бәйрәмнәргә җыелганда, мөмкин булса, үз формаларыбызны киябез, армияне яхшы хисләр белән искә алабыз», — ди Ранис Муллахмәтов. Муллахмәтов Кировта Россия гвардия гаскәрләрендә хезмәт иткән. Аның сыйныфташы Данис Ханнанов Алтай краенда мотоукчы була. Читать дальше...

«КАМАЗ-мастер» «Алтын Каган-2020» раллиенда җиңүне Татарстанга багышлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Коронавирус аркасында тренировкалар һәм ярышлар чикләнгән иде, шуңа күрә «КАМАЗ-мастер» өчен машиналардагы барлык үзгәрешләрне сынап карарга, ә экипажга формага керергә кирәк иде. Команда барлык җиңүләрне, шул исәптән «Алтын Каган-2020» раллиенда җиңүне дә Татарстанга багышлады. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә «КАМАЗ-мастер» җитәкчесе Владимир Чагин сөйләде. «КАМАЗ-мастер» өчен ярыш һәм күнегүләр процессы бик чикләнгән иде... Читать дальше...

Сәясәтче Антон Лукаш блогерларны күзәтүче булыр алдыннан өйрәтү кирәк дип саный

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Социология фәннәре кандидаты, «Чиста сайлаулар өчен» корпусы башкарма комитеты әгъзасы Антон Лукаш фикеренчә, блогерларны сайлауларда күзәтүче булып җибәргәнчегә кадәр, өйрәтү кирәк. Бу хакта ул бердәм мәгълүмат үзәгендә онлайн элемтә аша сөйләде. «Блогерлар өчен күзәтүче булу — зур сынау. Ул алар өчен җаваплылык та, чөнки телеграм-каналларда бик күп фейк-хәбәрләр тарала, ә аларның күбесе - аноним. Шуңа күрә блогерлар белән төрле хәл килеп чыгарга мөмкин», — диде ул. Читать дальше...

Чирмешән районында сайлау участогында матбугат ветеранын туган көне белән котладылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Чирмешән лицеендагы сайлау участогына килгән Кәримә Талипованы бүләк белән каршы алдылар. Бүген аның туган көне, Кәримә Гариф кызына 74 яшь тулды. Бу хакта «Безнең Чирмешән» газетасы яза. Район газетасы редакциясендә озак еллар эшләгән ветеран бүләккә шатланды. Ул һәрвакыт сайлауларга йөрүен әйтте. Кәримә Талипова сайлауларның күбесендә катнашкан. «Сайлаулар — мөһим вакыйга. Һәркем иң яхшы киләчәккә өмет белән сайлауларга килә. Ә мин балаларым һәм оныкларымның киләчәге турында уйлап... Читать дальше...

Балтачның Кече Лызи авылында яшәүчеләр сайлауларга милли киемнәрдән килгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», « Хезмәт », Гөлзидә Газизуллина). Балтач районының Кече Лызи җирлегендә яшәүчеләр сайлауларга милли киемнән килгән. Бу хакта җирле басма яза. Авылда нинди генә чара узса да, милли киемнәрдән булган егет-кызлар кунакларны җыр-бию белән каршы ала. Елның-елында сайлауларны да зур оешканлык белән уздыралар биредә. Менә бүген дә 1087нче номерлы сайлау участогында көн дәвамында халык җырлары белән заманчалары да яңгырый. Авылның мәдәният җанлы егет-кызлары сайлауларга да милли киемнәрнән килгән... Читать дальше...

Сәясәтче Антон Лукаш: Татарстанда сайлауларга җитди карыйлар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Социология фәннәре кандидаты, «Чиста сайлаулар өчен» корпусы башкарма комитеты әгъзасы Антон Лукаш Татарстан Республикасында сайлауларның җитди узуын белдерде. Бу хакта ул бердәм мәгълүмат үзәгендә онлайн элемтә аша әйтте. «Беренчедән, Татарстанда сайлауларга җитди карыйлар. Ул яхшы әзерлекне сорый. Күзәтүчеләр булып блогерларны да чакыруга зирәк караганнар. Аларның аудиториясе күп, шуңа күрә күп кеше сайлауларның ничек узганын онлайн карап бара ала... Читать дальше...

Әлки районында юл төзүчеләр бөтен коллектив белән сайлауга килгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Әлки районында юл төзүчеләр бөтен коллектив белән «Алинә» спорткомплексында урнашкан сайлау участогына сайлауга килгән. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» яза. 25 августтан бирле эшчеләр «Безнең ишегалды» республика программасы буенча күп фатирлы йортлар тирәсен төзекләндерү белән мәшгуль. Хәзерге вакытта алар прораб Илнар Сәмигуллин җитәкчелегендә Тынычлык урамында эшлиләр. Әлегә алар яңа юлның нигезен булдыралар һәм тротуарлар өчен борт ташлары җәяләр, ә дүшәмбе көнне асфальт сала башлаячаклар. Читать дальше...


Музыкальные новости
Шапка

Шапки женские вязаные на Wildberries, 2024 — новый цвет от 392 руб. (модель 466)





Персональные новости
Сергей Собянин

Собянин заявил, что за пожарной безопасностью смоленских лесов будут следить с воздуха





Танылган блогер «Татар Малай» Түбән Камада күзәтүче булып эшли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Танылган Татарстан блогеры Ринат Галиәхмәтов Түбән Камадагы сайлауларда күзәтүче сыйфатында эшли. Бу хакта НТР хәбәр итә. Ринат Галиәхмәтов «Инстаграм» социаль челтәрендә һәм YouTube-каналда tatar__malay тәхәллүсе белән блог алып бара. Блогер Түбән Камага бүген иртән иртүк килде һәм 3нче мәктәптә 2200нче участокта булды. «Татар Малай» «Инстаграм»дагы үз битенә берничә видео куеп өлгерде һәм роликлар белән көн дәвамында уртаклашырга вәгъдә итте. Ринат Галиәхмәтов Түбән Камада туган. Читать дальше...

Ее формула успеха

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Студия красоты «Роза» занимает свое достойное место на рынке индустрии красоты Нурлата и продолжает уверенными шагами развиваться в сфере оказания косметологических и парикмахерских услуг.

Азнакай картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр дә сайлауда катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», « Азнакай »). Бүген Азнакайның картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр Президентын һәм бистә Советы депутатларын сайлуда катнашты. Бу хакта район басмасы яза. Интернатта тавыш бирү күчмә сайлау комиссиясе тарафыннан югары дәрәҗәдә оештырылган иде: һәркемгә битлек, перчатка һәм ручка бирелде.  «Бездә сайлаулар һәрчак оешкан төстә үтә. Аларның һәрберсе тормышыбызда бик зур роль уйный. Шуңа биредә яшәүче һәр кеше үз тавышының никадәр әһәмиятле һәм мөһим булуын аңлый», — ди психолог Алсу Әмирова. Читать дальше...

Красоту дарит «Шарм»

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

У парикмахерской «Шарм» – праздник! Она отмечает свой первый юбилей – 10 лет со дня открытия.

Тәтештә Ленинград блокадасында булган хатын-кыз тавыш бирде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Тәтеш үзәк район хастаханәсенең административ бинасында урнашкан 258 нче сайлау участогында балачакта Ленинград блокадасында сугыш куркынычларын кичергән Зинаида Бибина тавыш бирде. Бу хакта «Тетюшские зори» газетасы яза. Зинаида Харитоновна тыныч күк йөзе өчен тавыш бирүен әйтте. «Тынычлык өчен, беркайчан да сугышлар булмасын өчен тавыш бирәм. Минем ул вакытта кыз чагым булса да, без кичергән кайгы һәм газапларны беркайчан да онытып булмый», — дип уртаклашты ветеран. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Сотрудники Росгвардии приняли участие в чемпионате Центрального округа по боксу.


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Арина Соболенко

Бадоса из-за травмы снялась с матча против Соболенко и заплакала у сетки


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

"Самое опасное" начнётся в пятницу: Синоптик предупредил об аномальной погоде в России





Путин в России и мире
Москва

На окружном полуфинале конкурса «Это у нас семейное» Калмыкию представляют четыре семьи


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко сравнил Всебелорусское народное собрание с «пустотой»




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Владимир Зеленский подтвердил ракетный удар по аэродрому в Джанкое


Навальный в России и мире
Москва

В Москве арестован на пять суток историк-публицист Сергеев за пост памяти Навального



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Фрэнк Синатра

«Он ни разу не наступил мне на ногу!»: Тина Синатра высказалась о планах Мартина Скорсезе снять фильм об ее отце



Москва

Очевидец раскрыл подробности убийства байкера на парковке в Москве

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net