123ru.net
World News in Tatar
Сентябрь
2020

Новости за 09.09.2020

Мәктәп укучылары өчен диспансеризация мәҗбүри булырга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасының Физик культура, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре комитеты әгъзасы, РФ атказанган тренеры Дмитрий Свищев (ЛДПР) укучыларны ел саен диспансерлаштыруны мәҗбүри итәргә тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Элегрәк матбугат чараларында хәбәр ителгәнчә, Төмәннең бер гимназиясендәге 11 сыйныф укучысы физкультура дәресе вакытында вафат булган. «Бу физкультура дәресендә укучы үлеменең беренче генә очрагы түгел. Хәзерге вакытта мәктәптә балаларга... Читать дальше...

Татарстанда төнлә чыккан янгыннан өлкән яшьтәге әбине күршеләре коткарган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда күршеләре төнлә чыккан янгыннан өлкән яшьтәге әбине коткарган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Росссия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Бүген төнге дүртенче яртыда ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру 112 номерына Нурлат районы Салдакай авылының Үзәк урамында йорт януы турында хәбәр алынган. Ике минуттан соң «Агроразвитие» комплексы ирекле янгын сүндерүчеләре урында булган. Янгын чыккан йорт күршеләре янгынны күрүгә үк... Читать дальше...

Болгар ислам академиясендә тугыз шәкерт докторлык диссертациясе яклый

Tatar-inform.tatar 

(Болгар, 9 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Болгар ислам академиясендә ике ел буена докторантурада укыган тугыз шәкерт докторлык диссертациясе яклый. Академия базасында ислам фәннәре буенча докторлык диссертациясен кабул итү өчен диссертация советы оештырылган. Аның составына Россиядән һәм Гарәп Әмирлеге, Һиндстан, Сүрия, Иордания, Малайзия кебек илләрдән Ислам фәннәре буенча докторлар, танылган дин белгечләре кергән.  «Бер ел элек сез безнең шәкертләрнең докторлык диссертацияләрен беренче мәртәбә кабул иттегез. Читать дальше...



Татар яшьләре көннәренә 30 ел. Татарча сөйләшү бүген дә иң актуаль тема булып кала

Azatliq.org 

2-6 сентябрь Казанда утызынчы тапкыр Татар яшьләре көннәре узды. Быелгы чарада Русиянең 32 төбәгеннән һәм Татарстанның 17 районыннан барлыгы 180 яшүсмер катнашты. Чарада катнашкан яшьләрдән "Татарга Милли университет кирәкме?" дип сорадык.

Татарстан районнары бөртеклеләрне җыюны төгәлли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда бөртекле культураларны урып-җыю тәмамлана - тулаем алганда, республика буенча 99 процент мәйданнан бөртеклеләр җыеп алынган. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстанның Апас, Зәй, Мөслим, Саба, Сарман, Тәтеш, Чистай, Буа, Минзәлә, Яңа Чишмә, Нурлат, Балтач, Кайбыч һәм Әтнә районнары игенчеләре урып-җыюны төгәлләде. «Алексеевск, Азнакай, Спас, Чирмешән, Биектау, Баулы, Теләче, Түбән Кама... Читать дальше...

Эшсезлек буенча пособиегә өстәмә рәвештә балалы россиялеләргә 3 мең сум түләячәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). РФ Хөкүмәте 18 яшьтән кечерәк балалары булган ата-аналарга эшсезлек буенча пособиегә өстәмә рәвештә 3 мең сум акча түләячәк. Тиешле карарны РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады. Моның өчен бюджеттан 8,5 млрд сум бүлеп биреләчәк. «Хөкүмәт сентябрь аенда балигъ булмаган һәр балага эшсезлек буенча пособиегә өстәп 3 мең сум акча түләргә дигән карар кабул итте. Бу хакта карар имзаланды», — диелә документта. Түләүләр Covid-19 таралу шартларында өстәмә социаль ярдәм булачак ... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәрендә татар драма театрын ачты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы дәүләт татар драма театрын ачу тантанасында катнашты. Республика җитәкчесе театрны Чаллының барлык әдәби-мәдәни йөзен билгеләүче үзәк дип атады. Бу хакта «Татар-информ» ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. «Рөстәм Миңнеханов театр труппасын мөһим вакыйга белән котлады һәм яңа иҗади уңышлар һәм чәчәк атуын теләде», — диде ул. Чаллы театры - Татарстанның иң яшь театр коллективларының берсе. Читать дальше...



Татарстанда яшәүче күп балалы ана суд каршына басачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда яшәүче күп балалы ана суд каршына басачак. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. Тикшерү фаразлаганча, 2020 елның җәендә республиканың Тәтеш районы Вожжи авылындагы өч баласы булган 25 яшьлек әни кеше биш һәм дүрт яшьлек сабыйларын даими рәвештә кыйнаган һәм тәннәрендә тәмәке төпчеген сүндергән. Балаларның тәнендә пешкән һәм кыйналган эзләрне әбиләре күреп ала. Читать дальше...

Диспансеризация туктатылып торганлыктан, соңгы стадиядә рак очраклары артырга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирус таралу аркасында диспансеризациядәге тоткарлыклар соңгы стадиядә яман шеш очраклары артуына китерергә мөмкин. Бу хакта «Бердәм Россия”нең Татарстан төбәк бүлеге җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы Эдуард Нагуманов әйтте. «Пандемия вакытында, март азагыннан августка кадәр, пациентлар кимүе күзәтелде. Яман шешне ачыклау кимеде. Ә рак ул беркая китмәгән. Яман шешле кешеләр өйдә утыралар, табибка кадәр барып җитмиләр. Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин Чистайда яңа «Бүләк» социаль-тернәкләндерү үзәген ачты

Tatar-inform.tatar 

(Чистай, 9 сентябрь, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Чистайда яңа «Бүләк» тернәкләндерү үзәге ачылды, бер ел эчендә биредә 500 кеше реабилитация уза алачак. Ачылышка ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде. «Шәһәрләр матурая һәм кешеләр моны сизә һәм рәхмәт әйтә. Бу бик кирәкле объект. Балаларыбыз һәрвакыт сәламәт булсын иде», - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Узган ел Чистай районы җитәкчелеге «Бүләк» тернәкләндерү үзәгенә 426 квадрат метр мәйданлы бина тапшырды. «Кызганыч, балалар авырый... Читать дальше...

Табиблар холестеринны гел контрольдә тотарга кирәклеген искәртте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Йогышсыз хроник авыруларны кисәтү өчен холестеринны даими рәвештә контрольдә тотарга кирәк. Моның әһәмияте турында «Бердәм Россия”нең Татарстан төбәк бүлегендә җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы Зөлфия Ким һәм Татарстанның штаттан тыш баш онкологы Эдуард Нагуманов аңлатты. «Авыруларның беренчел профилактикасы — ул ниндидер дару препаратлары куллану гына түгел. Куркыныч тудыручы алшартлардан котылырга кирәк. Читать дальше...

Чаллыда хайтек стилендәге беренче мәчеткә ярымай куелды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Чаллыда төзелеп киә торган «Чаллы» мәчетенә ярымай куелды. Яңа дин йорты якын-тирә микрорайоннарда яшәүчеләр өчен дә, барлык дин тотучы автомобильчеләр өчен дә хезмәт итәчәк,чөнки ул Орлов боҗрасыннан ерак түгел, беренче юл янында урнашкан. Бу хакта «Чаллы ТВ» хәбәр итә. «Чаллы» дин йорты төзелеше 2017 елның маенда башланды. Муниципалитетка җир бүлеп бирү үтенече белән мөрәҗәгать итеп, җирле мөселманнар Автошәһәрдә юл буе мәчетләре юк диярлек, дип искәрткән. Яңа мәчет урнашкан урыны уникаль булуыннан тыш... Читать дальше...

Шәймиев Татарстан Президенты вазифасындагы варисыннан канәгать булуын белдерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты буларак үзенә йөкләнгән барлык өметләрне аклады. Ул республика халкының тормыш сыйфатын яхшыртуны тәэмин итте. Бу фикерне Татарстан Республикасының Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев әйтте. «Миннән еш кына Рөстәм Миңнехановның эше белән канәгать булу-булмавымны сорыйлар? Мин әйе, канәгать дип әйтәм. Мин барысы да тәртиптә булачагына ышанган идем. Иң мөһиме — ул татарстанлыларның өметләрен аклый. Төрле милләт һәм дин кешеләре аны хуплый», — диде Шәймиев.

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлануның 22 яңа очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясе белән зарарлануның 22 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. «Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясе белән зарарланган 22 кеше теркәлгән. Шулай итеп, Татарстан Республикасында арта барып, барлыгы 6 740 очрак ачыкланган. Узган тәүлектә барлыгы 4 940 ПЦР-диагностика уздырылды»... Читать дальше...

Минтимер Шәймиев: Татарстан Президенты җаваплы, тәҗрибәле кеше булырга тиеш

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан Президенты халык хуплавына һәм югары профессиональ сыйфатларга ия булырга тиеш. Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев шундый фикерен әйтте. «Тиздән 13 сентябрьдә, республикабыз Президентын сайлау булачак. Һәр сайлаучы сорау бирә: Безнең булачак Президентыбыз нинди булырга тиеш? Аңарда нинди сыйфатлар булу мөһим? Язмышны хәл итә торган сорау. Минемчә, ул халык хуплавына ия булырга, җаваплы, эш җаен белә торган тәҗрибәле кеше булырга тиеш. Читать дальше...

Эстафету добра принял коллектив дружного дома Нурлата

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Коллектив Дома дружбы народов в рамках традиционной акции «Осенняя неделя добра» организовал в Нурлатском доме-интернате для престарелых и инвалидов авторскую выставку мастера резьбы по дереву Юрия Тимофеева.


Музыкальные новости
Ольга Бузова

«ТНТ, где мой дом?» Ольга Бузова потребовала главный приз реалити-шоу «Дом-2» в программе «УТРО. ТНТ»





Персональные новости
#123ru.net

Судебные приставы Республики Алтай сохранили пенсионерке прожиточный минимум





Горки-Әмәт урманындагы «Гриль-фест»ны күчерделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 сентябрь, "Татар-информ"). 12 һәм 13 сентябрьдә Казанның Горки-Әмәт урманында узарга тиешле «Гриль-фест» билгесез вакытка күчерелде. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте. Парклар һәм скверлар дирекциясе мәгълүматы буенча, яңа дата турында шәһәр халкы соңрак социаль челтәрләрдә дирекциянең рәсми аккаунтыннан белә алачак. Исегезгә төшерәбез, фестиваль кысаларында Cube контейнер үзәге каршындагы яшел чирәмлектә иң яхшы ресторан һәм кафеларның пешекчеләре ит, балык, яшелчә һәм сырлар әзерләячәк. Читать дальше...

Екатеринбургта бушлай татар теле курслары башлана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Екатеринбургта татар теле буенча бушлай курслар Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге каршындагы «Каюм Насыйри институты» үзәгендә башлана. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Беренче дәрес 2020 елның 19 сентябрендә узачак, 12.00 башлана. Программада татар телендәге сөйләмне аңлау һәм көндәлек аралашу очракларында коммуникатив ниятләрне белдерүгә юнәлдерелгән төрле гамәли биремнәр тупланган. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Пункты проката спортинвентаря откроются в парках Москвы 1 мая


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Дарья Касаткина

Теннисистка Касаткина выразила сожаление, что у нее нет коннекта с Шараповой


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Результативность, вовлечённость, трудоголизм — где грань? Книга от автора российской модели факторов вовлечённости персонала.





Путин в России и мире
Москва

Путин сказал Алиеву: "Пора!". Новый БАМ пройдет через Кавказ. Транспортным коридором "Север — Юг" Россия и Азербайджан перешли дорогу Западу


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

В Минске открывается ВНС: что будет




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Зеленский допустил, что Москва и Киев начнут мирные переговоры


Навальный в России и мире
Москва

Проводивший панихиду по Навальному* священник запрещен в служении



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Баста

Рэпер Баста благословил девушку на брак во время своего концерта



Москва

Вступление Шри-Ланки в БРИКС выгодно для Индии и Китая – политолог

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net