Мәктәп укучыларының кайсы очракта дистанцион укуга күчәчәкләре билгеле
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Мәктәпләрнең читтән торып укуга күчүе хәзерге вакытта каралмый. Сыйныфны, коронавирус белән авыруның өч һәм аннан күбрәк очрагы ачыкланган очракта, ике атналык дистанцион укытуга җибәрергә мөмкиннәр. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтте. «Бүгенге көндә без мәктәпләрнең дистанцион укытуга күчүенең бер генә вариантын да карамыйбыз. Бердәнбер шундый мөмкинлек - ул бер сыйныфта коронавирус инфекциясе белән авырган өч баланың барлыкка килүе. Читать дальше...