Казан хакимияте сайлаучылар протесты җыены уздыруга рөхсәт бирде
Казан башкарма комитеты Алексей Навальныйның җирле штабына бөтенрусия сайлаучылар протесты җыены кысаларында шәһәрдә митинг үткәрергә рөхсәт бирде.
Казан башкарма комитеты Алексей Навальныйның җирле штабына бөтенрусия сайлаучылар протесты җыены кысаларында шәһәрдә митинг үткәрергә рөхсәт бирде.
18 гыйнвар Украина Югары Радасы "Вакытлы оккупацияләнгән Донецки һәм Луһански өлкәләре территорияләрендә Украинаның дәүләт суверенитетын тәэмин итүдә дәүләт сәясәтенең үзенчәлекләре" дигән канун кабул итте.
Украина полициясе хезмәткәрләре элек Уфада яшәгән русияле Ариф Джабаровны Запорожьеның 10нчы санлы тикшерү изоляторыннан чыкгуга ук кабаттан кулга алды.
Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов Русия президентына мөрәҗәгать белән чыккан. Ул анда татар халкының киләчәге һәм президент сайлауга кагылышлы берничә мәсьәлә күтәргән.
19 гыйнварда Мәскәүдә ГУЛАГ тарихы музеенда Аяз Гыйләҗевның "Йәгез, бер дога" китабы тәкъдим ителә. Әсәр рус теленә тәрҗемә итеп басылып чыккан.
Рөстәм Миңнеханов Казанда һәм Яшел Үзән районында татар зиратларындагы каберлекләрне җимерүчеләр һаман табылмаган, дип белдерде. Ул Татарстан эчке эшләр министрлыгына эзләү эшен көчәйтергә кушты.
18 гыйнвар Русиянең куәт төркемнәре Карасубазар һәм Иске Кырымда кырымтатарлар өйләрендә тентүләр уздырган. Кемал Сейтьяев һәм Гирай Куламетов тоткарланган дир хәбәр ителә.
Владимир Путинның сайлау алды сайты урнашкан Putin2018 домены 2008 елда ук алынган булган. Моннан тыш, Putin2024.ru, Putin2036.ru, Putin2042.ru һәм Putin2048.ru доменнары да теркәлү узган.
Казакъстанның көнбатышыда автобуста янгын чыгу нәтиҗәсендә 52 кеше һәлак булган. Биш кеше генә исән калган.
Русиядә сайлауларны күзәтүче бәйсез оешма илдәге телевидение каналларын, бигрәк тә дәүләт карамагындагыларын, теркәлү вакыты тәмамланмас борын болай да җиңәр дип көтелгән президент Владимир Путинны бушка гына мактый башлауда гаепли.
Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
123ru.net — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.