Миңнеханов федераль үзәкне төбәк җитәкчеләренә ышанырга чакырды
Мәскәүдә узган Гайдар форумында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясап, федераль үзәк һәм регионнар арасындагы финанс мөнәсәбәтләрендә бернәрсәне дә үзгәртмәүне сорады.
Мәскәүдә узган Гайдар форумында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясап, федераль үзәк һәм регионнар арасындагы финанс мөнәсәбәтләрендә бернәрсәне дә үзгәртмәүне сорады.
Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгында балалар бакчаларында татар телен өйрәтүне калдыру-калдырмау мәсьәләсе турында уйлашалар. Депутат Разил Вәлиев сүзләренчә, татар теле һичшиксез калырга тиеш.
Үз йорты түбәсенә украин байрагы урнаштырган активист Владимир Балух корал саклауда гаепләнеп 3 ел 7 ай колониягә һәм акчалата җәзага хөкем ителде.
Лаеш районы мәхкәмәсе прокуратура күрсәтмәсе нигезендә сәгатьләре кыскартылган татар теле укытучысы Мөнирә Садыйкова гаризасын карап, моны канунсыз дип таныды.
Казан башкарма комитеты бөтенрусия “сайлаучылар протесты” кысаларында шәһәрдә урам йөреше һәм митинг үткәрүгә рөхсәт бирмәде. Мэрия оештыручыларга белдерү хаты канун таләпләренә туры килми дип белдергән.
Хокук яклаучы сүзләренә караганда, Башкортстаннан элекке сенатор, гомерлек төрмәгә хөкем ителгән Игорь Изместьевны гыйнвар ахырында ярлыкарга мөмкиннәр. Ул Русия президентына тәкъдим ителәчәк ярлыкау исемлегенә кергән.
Мәскәүдә дүртенче мәртәбә “Мәскәү татар яшьләре көннәре” узачак. Гадәттәгечә, бәйрәм кысаларында “Хәрәкәт” яшьләр проектларының еллык премияләре дә тапшырыла.
Ишембай шәһәре хакимияте янында үз-үзенә ут төртеп яныдручы "Газпром нефтехим Салавата" ширкәте инженеры Дмитрий Рудов хастаханәдә үлгән.
Левада үзәге сайлау кампаниясе башыннан социологик сораштыруларны дөньяга чыгармый башлады. Сораштырулар уздырыла, нәтиҗәләре генә күрсәтелми. Моңа оешманың "ят агент" булып танылуы сәбәпче дип аңлатыла.
16 гыйнвар татар мәгърифәтчесе, галим, дин әһеле Шиһабетдин Мәрҗани тууына 200 ел тула. Азатлык аның туган авылы Ябынчы, балачагы узган Ташкичү авылларына, шулай ук Комырхуҗа авылындагы музейда булып кайтты.
Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
123ru.net — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.