Уфада татар, чуаш, мари, удмурт телләреннән олимпиада узды
Башкортстанда беренче тапкыр мәктәп укучылары арасында ана телләреннән республика олимпиадасы узды. Моңа кадәр мөстәкыйль уздырылган татар теле олимпиадасы быел шуның кысасында узды.
Башкортстанда беренче тапкыр мәктәп укучылары арасында ана телләреннән республика олимпиадасы узды. Моңа кадәр мөстәкыйль уздырылган татар теле олимпиадасы быел шуның кысасында узды.
Кырымда узган елның 14 октябрендә кырымтатарларны эзәрлекләүгә каршы ялгыз пикетларга чыккан кырымтатарларны хөкем итү эшләре дәвам итә.
Дәүләт Думасы җомга беренче укылышта физик затларны ят агент функцияләрен үтәче чит ил медиасы буларак тану мөмкинлеге бирүче канун өлгесен беренче укылышта кабул итте.
Балалар бакчалары хезмәткәрләренә Владимир Путинның президент сайлауда намзәт булуын хуплап имза кую өчен эшкә паспортларын алып килергә кушканнар дигән хәбәрне Казан хакимияте расламый да, инкарь да итми.
Кырымтатар язучысы Певат Зети, Русия аннексиясеннән соң Кырымда кырымтатар теленең куллану даирәсе торган саен тарая бара, ди.
Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Татар иҗтимагый үзәгенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Рәфис Кашапов шикаятен карый башлаган. Мәхкәмә Русия хөкүмәтеннән әлеге эш нигезендә аңлатмалар сораган.
Русия Үзәк сайлау комиссиясе Мәскәү янындагы "Ленин исемендәге совхоз" җитәкчесе Павел Грудининны Русия президентына намзәт итеп теркәде.
АКШ дәүләт департаменты үз ватандашларына Русиягә барудан тотылып калырга, Кырым һәм Төньяк Кавказда чит ил оккупациясе булуы һәм хакимиятләренең башбаштаклыгы сәбәбеннән анда бармаска киңәш итә.
2018 елның 26 апреленнән "Белавиа" һава ширкәте Мински-Казан-Мински маршруты буенча очышлар башлый. Очышлар атнасына дүрт тапкыр булачак.
АКШ чикләүләр кануны кысаларында Русия президенты Владимир Путинга якын эшмәкәрләр исемлеге якын арада тәкъдим ителәчәк.
Татарстаның Яшел Үзән районы Айшә авылыннан мәхкәмә карары белән куылган чегәннәр Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән. Алар милләт буенча дискриминация һәм басым астында куылуга зарлана.
Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
123ru.net — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.